Гаилә – бәхет ачкычы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда 2009 елдан билгеләп үтелә. Тирән мәгънәгә ия гаилә төшенчәсен ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Дөньяга карашлары төрле булып та, уй-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә.
"Мизгел" яшьләр үзәгендә үзәк белгечләре тарафыннан гаилә көненә багышланган чара оештырылды. Зал, бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләреннән торган зур букет һәм пар балдаклар белән бизәлгән иде. Чарага районыбыз горурлыгы булган Яңа Сәфәр авылында гомер итүче, 8 балага тормыш бүләк иткән Миңнулла һәм Хәмдия Нуруллинар чакырылган иде. Алар икесе дә гомер буе "Урал" колхозында намуслы хезмәт куйганнар. Балаларга матур, дөрес тәрбия биргәне өчен Хәмдия апа "Ана даны" медаленә лаек булган кеше. 94 яшенә кадәр бианасын тәрбияләп , соңгы юлга озата. Күп еллар дәвамында матур эшләр, матур яшәү рәвеше күрсәткән, чын мәгънәсендә үрнәк гаиләләргә генә бирелә торган "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медален Нуруллиннарга район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов тапшырды. Бәйрәмгә килгән күпсанлы балалары, оныклары, оныкчыклары матур парга котлау сүзләре, чәчәк букетлары, шигырь юллары бүләк иттеләр.
Чара дәвамында җирлегебездә үз эшен булдырган иҗади гаилә, Рүзәл һәм Алисә Минһаҗевлар бәхет төшенчәсенең сере белән уртаклаштылар. Аларга бәйрәм уңаеннан истәлек бүләге тапшырылды.
Хөкүмәтебез тарафыннан гаиләләрне үстерү, ныгыту йөзеннән төрле программалар эшләп килә. Иң масштаблылырының берсе - икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алу мөмкинлеге бирелә. Ана (гаилә) капиталына сертификатын бер төркем яшь әти-әниләргә район пенсия фонды җитәкчесе Фәридә Ганиева тапшырды. Кызыл туйларын яңа билгеләп үткән Ландыш һәм Рамил Латыйповларга алдагы тормыш юлына үгет-нәсихәтне бүген генә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык медале алган Миңнулла абый һәм Хәмдия апа Нуруллинар гаиләсе ишеттерде. Килгән кунакларга бәйрәм тәбрикләүләрен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Рушат Срлтанов җиткерде. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Бәйрәм уңаеннан гына түгел, дөньядагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балаларыбыз һәрчак шатландырып, безнең горурлыгыбыз булсыннар. Илләр имин, гаиләләр нык булсын.
Наилә Сәлахова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.2200
-
20 май 2022 - 20:30Тузганак чәчәгеннән бал Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.97002
-
20 май 2022 - 19:27Авылым тарихы. Ташлыяр Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган.62200
-
20 май 2022 - 17:23Яңа Усы авылында – кунаклар Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.14400
-
20 май 2022 - 16:26Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә! Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!56900
-
20 май 2022 - 14:56Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтә башладылар 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә.10200
-
20 май 2022 - 13:23Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын Мәктәптә ел буена барган Рушат дәресләренең йомгаклау әңгәмәләре мемориаль комплексның халык хәтере өчен әһәмияте, төзелү максаты, анда үз-үзеңе тоту кагыйдәләренә багышланды.13100
-
20 май 2022 - 12:29Әстерхан Сабантуе Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.17500
-
20 май 2022 - 10:35Юллар хаталарны кичерми Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе.20500
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5063102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.366700
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.316801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).231804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.193103
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика