Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гагарин урамындагы алмагач мөслимлеләрнең иң яраткан фотога төшү урынына әйләнде

Табигатьтә язның иң ямьлн, матур чагы. Шау-гөр килеп алмагачлар, чияләр, шомыртлар чәчәк ата. Бу матурлыкны күрә һәм аңа соклана белү үзе зур бәхет. Искиткеч гүзәл табигате булган мөслимлеләр бу чорда фотога төшәргә ярата икән.

Нигә дисезме? Социаль челтәр битләрен ачып карагыз. ВКонтакте, Инстаграм, Одноклассники - һәркайсы бүген шау чәчәккә күмелгән алмагач фонында төшкән фото белән тулы.

Әлеге фотоны без райондашыбыз Рәмзия апа Әхмәтованың социаль челтәрдәге битеннән алдык. Ул басып төшкән искиткеч матур алмагач янында кичә кемнәр генә фото ясамады! Кичен Гагарин урамының бу урынын машина белән дә үтеп булмый иде.

Мондый матурлыкны сез дә күреп калырга тиеш. Мөслимнең иң матур, иң олы, барыннан да ап-ак булып чәчәк аткан алмагачы район үзәгенең Гагарин урамында урнашкан (аграр көллият башында). Сез дә фотога төшеп кайтыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев