Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гафу ит мине кызым!

Галия өйдән чыгып киткәч, үзе белән бергә эшләүче, үзеннән күпкә яшь Азат исемле бәндә белән яши башлый.

Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да бакчадан кайтканда шулай уйный иде бит. Нигәдер кызы бакчадан алырга һәрчак әтисен чакыра иде: “Әтием, мине бүген дә син ал, кайтканда кызлар белән уйныйсым килә, син мине ачуланмыйсың, ә әни андый түгел, ул мине яратмый!”

Арып-талып, шыбыр тиргә батып, кибеттән кирәк-яраклар җыеп кайтып килгән Вәсим абый, хәле бетеп, парктагы эскәмиягә килеп утырды. Көне әйбәт, ял да итәрмен, азрак саф һава да сулармын дип уйлады ул. Шунда бер көтү бала-чаганың чыр-чу килеп уйнаганын күрде дә, ямансулап куйды. Уйлары үткәнгә йөгерде.

Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да бакчадан кайтканда шулай уйный иде бит. Нигәдер кызы бакчадан алырга һәрчак әтисен чакыра иде: “Әтием, мине бүген дә син ал, кайтканда кызлар белән уйныйсым килә, син мине ачуланмыйсың, ә әни андый түгел, ул мине яратмый!”

Кызыннан көннән-көн читләшә барды Галия. Соңга калулар, эштән “чирттереп” кайтулар күзгә күренеп ешая башлады. Ә көннәрдән бер көнне, иренә һәм кызына берни әйтмичә, өйдән үк чыгып китте. Берни аңламый калган Вәсим, хатынын эзләп-эзләп тә тапмагач, хатынының дусты Асиягә шалтыратты. Анысы исә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Галия өйдән чыгып киткәч, үзе белән бергә эшләүче, үзеннән күпкә яшь Азат исемле бәндә белән яши башлый. Күптән түгел әнисен күмгән ир аракы чөмереп, күңел ачу турында гына уйлый. Галиягә шул гына кирәк! Бу хәлләрне белеп алган Вәсим көннән-көн боегып, күңелсезләнеп калды, әкренләп “яшел елан” белән дуслашты. Хәмергә шулай нык ияләшеп китә ки, хәтта эшенә дә бармый башлады. Ә бала турында уйлаучы да юк. Ашарына, кияренә кирәк бу баланың дип, беркем дә кайгырмый. Гөлнур өчен бик авыр көннәр башлана. Ул әтисенә төрлечә ялынып карый: “Әти, эчмә зинһар, әйдә әйбәт кенә яшик, ашарга да пешерәм, идән-керләрне дә үзем юам”, – дигән сүзләр дә җавапсыз кала.

Еллар шулай үтә. Кыз 11 классны тәмамлый. Гөлнурга карата классташлары да үзгәрә: “Син – алкаш кызы, ә әниең сине ташлап киткән”, – кебек сүзләр белән Гөлнурның болай да яралы йөрәгенә тоз сибәләр. Соңгы кыңгырау, имтиханнар... Кыз мәктәпне уңышлы тәмамлый, аның укытучы буласы килә. Бөтен класс чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Һәркем үзенең яңа туфлие, тектергән кыйммәтле күлмәге белән мактана. Ә Гөлнур бер читтә боегып басып тора, аның мактанырлык киемнәре юк шул! Ярый әле дусты Роза бар, ул Гөлнурны ул һәрчак яклый, классташларыннан кыерсыттырмый. Нәрсә эшләргә белми Гөлнур. Әтисе көн дә исерек, ә әнидән бөтенләй ярдәм юк. Яңа кием кайдан алсын инде кыз бала? Шундый уйлар белән өенә кайта кыз. Гадәттәгечә әтисе исерек, гырлап йоклап ята. Ничек, нинди хәйлә табып бармыйча калырга соң инде бу чыгарылыш кичәсенә? Әтисенә карап озак басып тора Гөлнур һәм ярсып елап җибәрә: “Я кемгә кирәк инде мин, әни барлыгымны да белми, әти көне-төне исерек, юк мин болай яши алмыйм, оят миңа!” – ди дә, кулына кәгазь белән ручка ала. “Хушыгыз, классташлар, уңышлар сезгә! Хуш, әти, хуш, әни, мин болай яши алмыйм!”– дип язган кәгазьне бүлмәсендә калдыра. Ә үзе әкрен генә өйдән чыгып китә һәм караңгы салкын мунчага юнәлә...

Кич белән матур итеп киенеп-ясанып классташлары чыгарылыш кичәсенә җыелалар, ләкин араларында Гөлнур гына күренми. Башкаларның бик исе китмәсә дә, Роза дустын көтә. Түзми, телефон номерын җыя. Гудок бара, ә телефонны алучы юк. Нидер сизенеп, Роза тизрәк эчке курку хисе белән дустының өенә йөгерә. Гөлнурның әтисе берни белми йоклап ята. Роза, дустын күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Гөлнур бүлмәсеннән табып алган кәгазь кисәген болгап, ишегалдына чыгып йөгерә, сарай эчләрен карап чыга. Мунча ишеген ачса, анда дустының җансыз гәүдәсенә килеп бәрелә. Агарынып калган Роза яшен тизлеге белән өйгә йөгерә. Дер селкетеп, Вәсим абыйсын уята башлый. Мыгыр-мыгыр килеп яткан исерек ата, Гөлнур турында ишеткәч, кинәт айнып киткәндәй була. Мунчага барып, кызын үз куллары белән баудан төшерә...

Гөлнурны соңгы юлга озатырга бөтен авыл җыелды. Класс җитәкчесе белән классташлары, бар халык елый. Ә бер читтә Гөлнурның әтисе такмаклый-такмаклый яшь түгә: “Әрәм иттем баламны, мин генә гаепле синең үлемеңә. Бер нинди ярату күрмичә китеп барасың... Кичер, кызым! Рәнҗемә миңа!”

Бу фаҗига атаны бөтенләй айнытып җибәрде. Кызын югалтканнан бирле хәмерне авызына да алганы юк. Тормышы тоташ караңгылыктан торса да, өйләнергә дә уйламады. Кызын сагынып яши ул. Һәркөн шушы ял паркына килә, балаларның чыр-чу килеп уйнауларын карап

утырырга ярата. Алар арасыннан Гөлнурын эзли. Аның күзләрендә яшь тамчылары. Бу күзләрдә сагыну да, үкенү дә бар. Тормыш баткагыннан чыгу өчен шулкадәр кыйммәт – бердәнберенең гомере белән түләргә кирәк булды шул аңа.

Фирая Исламова.

 Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X