Мөслим-информ

Гаепне үзеңнән эзлә

Көннәрнең берендә урамда бер ир туктатты да сүз салды. – Абыстай, Сезнең белән сөйләшеп, киңәшләрегезне ишетәсем килә. Менә мин биш тапкыр өйләндем, ник берсе белән гомер итим. Барысы да азрак то­ралар да китеп баралар, – ди бу.

Чыннан да, хикмәт нәрсәдә икән соң? Нәрсә әйтергә бу иргә? Син шундыйдыр, мондыйдыр дип тәнкыйтьләп, бер ке­шене дә җиңеп, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Аллаһы Тәгалә адәми затларын шулай яраткан инде, һәркемнең яхшы, җылы, мактау сүзләре генә ишетәсе килә, үзен аңлауларын, хөрмәтләүләрен тели. Тормыш без дигәнчә генә түгел шул. Авыры җиңеле белән чиратла­ша, кайгы-хәсрәтләр дә урап узмый, авыру-сырхаулар да булып тора. Тор­мышта Аллаһның бәндәләрне сынавы бара. Шуңарга кешеләрне гаепләгәнче, сәбәпләрне читтән эзләгәнче, үз-үзеңә бәя бирергә, һәр адымыңны анализлар­га гадәтләнергә кирәк.

Мин болай итәм. Аласың 1-2 бит ак кәгазь, урталай вертикаль сы­зык төшерәсең дә, сул як багана­га холкыңдагы ошамаган, начар сыйфатларыңны, ә уң якка яхшыла­рын язып чыгасың. Шуннан карыйсың инде, кайсы якта язулар күбрәген. Уң яктагысы күп булса – сөенәсең, на­чар сыйфатларың багананы тутыр­са, үзеңнең эгоист булуыңны бе­леп, гаепләреңне танырга мәҗбүр буласың. Үз-үзең белән менә шулай “сөйләшкәндә”, тәкәбберләнергә, мин- минләнергә дә урын калмый!

Мин бу таблицаны еш төзим. Мак­сат куям, нәтиҗә чыгарам. Нәрсә җитмәвен, кайсы чиктән узуны ачы­клыйм. Тәкәбберлекне җиңеп, тәүбәгә килгән, гафу сораган чаклар да була. Гафу үтенү сине кимсетми, киресенчә, дәрәҗәңне генә күтәрә, дип исәплим. Гел искәртә, әйтә киләм: бер-берегезгә ачу сакламагыз. Чөнки ул авыр йөк бу­лып йөрәгегезне ашый, нервларыгыз­ны какшата, психологлар әйтмешли, тискәре энергетика чыганагы булып тора. Ачуыңны чыгарган кеше белән утырып аңлашырга тырышу хәерлерәк булмасмы? Син начар дип уйлаган кеше, бәлки, алай ук начар да түгелдер. Мәсьәләне уртага салып сөйләшүдән, үпкә-сапкаларны аңлатудан берәү дә оттырмый бит. Фәкать мөнәсәбәтләргә ачыклык кына кертә һәм ике якка да җиңел булып китә. Ир белән хатын ара­сындагы бәхәсне дә шул ысул белән чишәсең.

Ни кызганыч, без – хатын-кызлар – үзебезне хаклы дип саныйбыз, үз сүзебезне сүз итәргә тырышабыз. Биредә киңәшем шул: сүзең үтемле бул­сын, тизрәк аңлашыйк дисәң, иң элек иреңнең, балаңның тамагын туйдыр! Тыныч вакыт сайла!

– Тормышның кызыгын югалтма­гыз. Ачуланышсагыз да, аны озакка суз­магыз. Бер-ике сәгатьтән, әйдә болыт­ларны таратыйк дигәндәй, чәй куеп, та­бынга чакырырга кирәк.

Без өйләнешкәч, каенатам шулай дип өйрәтер иде. Яшермим: иң авыры шул аның. Җаным сүзенең “җ” хәрефен дә әйтәсе килмәгән чакта бит ул. Ә әйтергә кирәк! Барьерны, юктан гына чыккан конфликтны бетерүнең иң яхшы ысулы. Кем чәйнекне куярга өлгерә? Чәй эчәргә килмәсә дә, син җиңдең – саваплы булдың, татуланырга беренче адымны ясадың! Шулай, бер-береңә юл куеп яшәсәң генә тормышыңның ямен, ризыгыңның тәмен тоеп була.

Гаиләдә берең генә тормышны тар­тып, икенчең әзергә-бәзер генә бу­лып яшәсә дә, бу гаиләне бәхетле дип булмый. Тик торганнан ир хатынын мәсхәрәли башлый, “Миңа кияүгә чык­канда, нәрсәң бар иде соң? Мин сине кеше иттем” дип җикерә. Хатын бу сүзне гомере буе кичерә алмый. Иреннән читләшүгә сәбәп бу. Һич тә уйламый­ча әйтелгән сүзләр, урынсыз дәгъвалар күңелдә җыелып, никахны тамырыннан какшата, хәтта өзәргә дә мөмкин.

– Хатын-кыз арымаска, алҗымаска тиеш. Ул – гаилә гөле. Аңа иренең йом­шак сүзе җитә. Җитешмәгән ягы булса да, күрмәмешкә салыш инде! – ди иде каенатам.

Ире “Син нәрсә эшли беләсең соң?” дип, ялгыш кына ычкындыр­са да, хатын-кыз яртылаш үлем хәленә җитәчәк. Хатын-кызны макта син! Ул аннан соң, ике тәүлек эшләсә дә, ары­маячак, иренең җылы сүзе канатлар ку­ячак аңа. Ире ул вакытта хатыны өчен дөнья хәзинәсе булып күренәчәк. Кайда ул иреннән китү турында уйлау – ябы­шып ятачак.

...Мине туктатып киңәш сораган әфәнде бу нәсихәтләремне тыңлар да “Миңа нинди катнашы бар соң бу сөйләгәннәрнең? Мин бит хатынна­рым тормый, биш тапкыр өйләнеп ка­радым”, дип әйтүе бар. Ничек кенә кат­нашы бар әле! Уйлансаң, фикерләп карасаң, һәрнәрсәдән гыйбрәт алырга да, нәтиҗә чыгарырга да мөмкин!

Тузмый торган бүләк – нәсихәтем итеп тагын бер бик тә мөһим киңәшемне җиткерәсем килә. Ир кешеме, хатын- кызмы, ялгыш кына да, бер генә тап­кыр булса да, авызыгыздан беренче ни­кахта булган ирегезне яки хатыныгыз­ны мактамагыз да, яманламагыз да. Синең белән икенче тапкыр никахлаш­кан кеше моны күтәрә алмый. Икен­че никахка ризалык бирелгән икән, һәр икесеннән тормышны чиста ак кәгазь битеннән башлау хәерле. Бер-беренә тәңгәл килгән кешене тапмассыз, холкы белән дә, төс-кыяфәте белән дә. Аллаһы Тәгалә һәркемне төрле-төрле итеп ярат­кан, һәм син аңа иң яхшы холкыңны, гамәлеңне, хөрмәтеңне күрсәт, һәм ул, шуны күреп, үзе дә синең холкыңа тар­тылачак. Шуны истән чыгармыйк: кеше фәкыйрьлекне, авыр хезмәтне, кайгы- хәсрәтне күтәрә ала, әмма түбәнсетүне, чагыштыруны, рәнҗетүне күтәрә ал­мый.

Сәйдә АППАКОВА.

“Тузмый торган бүләк” китабыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: