Мөслим-информ

Гаебен таныган

Суд каршысына басачак ир-ат талау нияте белән һөҗүм иткән.

Район прокуратурасы 51 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Әлеге ир-ат Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 162 маддә 2 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә (талау, ягъни чит милекне урлау максаты белән һөҗүм итү, шул ук вакытта тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган көч куллану белән янау, корал сыйфатында предмет куллану). 
Тикшерү версиясе нигезендә 2021нче елның 6 декабрендә 12 сәгать 47 минут тирәсендә әлеге зат талау һәм акча урлау максаты белән һөҗүм итү өчен кухня пычагы белән кораллана һәм Мөслим авылындагы “РусАлка” кибетенә бара. Башына курткасының капюшонын киеп кибеткә керә. Кухня пычагы белән янап, кассадан 7300 сум акча урлый һәм җинаять урыныннан чыгып югала. Соңрак ул Мөслим районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт  шәһәрендә тоткарлана, ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 
Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы судында карап тикшерү стадиясендә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: