Гадилеге белән даһи язучы
Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның юбилей кичәсе үтте.
Кичә Әлмәт дәүләт драма театры чыгышы белән башланды. Юкка түгел, Фоат абый белән театрны 45 еллык иҗади дуслык бәйли. Шушы еллар эчендә Әлмәт театры Ф.Садриевның егерме әсәрен сәхнәләштергән. Мөслимлеләргә артистлар Ф.Садриевның “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә” исемле комедиясеннән өзек күрсәтте.
Беренче булып тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Рамил Муллин җиткерде.
– Кү п в а к ыт бе з эчке ха ләтебезне , хис- кичерешләребезне башкаларга җиткерә алмыйбыз. Ә Фоат абый хис-кичерешләрне тасвирлап яза да белә. Аның әсәрләрендә тирән мәгънә ята, – дип, район башлыгы юбилярга рәхмәтен җиткерде.
– Фоат Садриевны “татарның Шолоховы” дип әйтергә яраталар. Мин бу фикер белән килешеп бетмим, – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. – Татарның Фоат Садриевы ул: мәшһүр язучы, стилист, татарларның характерларын, яшәү рәвешен, гореф- гадәтләрен бай тел белән тасвирлый белгән язучы!
Ркаил Зәйдулла Фоат Садриевка “Габдулла Тукай” медален тапшырды. Медальне Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге ясаган һәм аның беренчесенә безнең райондашыбыз – язучы Фоат Садриев лаек булды!
Б ө т е н д ө н ь я та т а р конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков конгрессның милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевның тәбрикләүләрен җиткерде, “үз шәхесләренә якты йөз белән каравы” һәм зурлавы өчен район башлыгына рәхмәтен белдерде. Юбиляр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге белгече Лилия Сәхбиеваның һәм бертөркем язучылар Газинур Морат, Вахит Имамов, Ләбиб Леронның да котлауларын кабул итте. “Безнең мирас” журналы мөхәррире буларак, Ләбиб Лерон “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең да котлауларын ирештерде.
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев белән берлектә сәхнәгә күптән түгел Г.Тукай премиясен алган якташыбыз – язучы Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова күтәрелде.
– Фоат абый нәрсә генә эшләсә дә – минем файдага, – дип шаяртты Факил Сафин. – Аның юбилей кичәсендә мине дә Г.Тукай премиясенә лаек булуым белән котладылар. Фоат абыйның хезмәте белән бергә җегәре дә арта, мактаган саен матурлана, медаль таккан саен түше киңәя, – диде ул, шаяруын дәвам итеп.
Әлфия Ситдыйкова Фоат Садриевны “мөслимлеләр бәхетенә туган” дип бәяләде: “Сез бәхетле, мөслимлеләр! Фоат абый да бик бәхетле! Иҗат кешесе өчен туган җирендә зурлану – бәхет ул!” Рәфкать Шаһиев “Рухият” фондында Ф.Садриевның яңа китабы басылуы турында хәбәр итте. Шагыйрә Лилия Садриева сигез ел буе Фоат абыйның машина йөртүчесе вазыйфаларын башкаруын билгеләп үтте. Мөҗәһит абый теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов Фоат абыйга ТР ветераннар советының “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” мактау билгесен (медаль) тапшырды. Бәйрәмгә Фоат Садриевның туган авылы Олы Чакмактан да делегация килгән иде. Аларның чыгышын Олы Чакмак егете – җырчы Азат Кәримов дәвам итте. Фоат абыйны ул: “Дөнья кыйммәтләренең асылын аңлаучы кеше” дип бәяләде һәм гади, шул ук вакытта даһи булуын билгеләп үтте.
Бәйрәмгә Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә Азнакай районында яшәүче мөслимлеләр дә, үзләре әйткәндәй, “Мөслим мафиясе” дә килгән иде.
– Мәрхүм әти (авт. – Хәләф Шәмсетдинов) белән сез дуслар булдыгыз, Фоат абый. Әтинең соңгы көннәренә кадәр янында булдыгыз. Әнине дә ташламыйсыз, рәхмәт, – диде Айдар Шәмсетдинов котлау сүзендә. – Улыгыз Айдар белән без – дуслар! Айдар Сәлимгәрәев әйткән “өч Айдар”ның берсе мин инде ул.
Кичә барышында озак еллар “Авыл утлары” газетасын җитәкләгән Марсель Вәлитовның котлау телеграммасы да укылды. Шундый ук телеграммаларның профессор Равил Шәймәрдановтан һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповтан килүе дә әйтелде.
Кичә дәвамында күпләр Фоат абыйның яшь күренүен, аңа әле сиксәнне биреп булмавын искәртте. Язучының яшь калуының серен гомере буе аны кадерләп яшәгән Сәйденур апага бәйләп аңлатучылар да булды. Сәйденур апа исә Ф.Садриев әсәрләренең үтемлелеге һәм үлемсезлеге “серен чиште”.
– Фоат геройлары белән бергә мең мәртәбә үлеп терелә, алар белән бергә яна, көя, яши. Шуңа китаплары күңелгә үтеп керә, – диде ул. Фоат абыйның уллары Айдар белән Булатның да тәбрикләүләрен ишеттек. “Тормышка артык җитди карамагыз, аннан барыбер беркем дә исән чыкмый, – диде Айдар, шаяртып. – Әтинең 80 яшьтә дә яшь күренүенең сере – юмор хисе көчле булуда”. Фоат абый кичәдә катнашучыларга, гомумән, Мөслим халкына рәхмәтен әйтте. Туганнар, күршеләр дә изге теләкләрен җиткерде. Гомумән, бу көнне үзен мөслимле дип санаган һәркем Фоат Садриевка сәламәтлек теләп, аңа рәхмәтле булып һәм Мөслимнән булуы белән горурланып утырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев