Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габделкәрим хәзрәт Моратов: “Күңелем чистарганын, рухым сафланганын тойдым...”

Мөслимдәге Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов, районыбызга әле берничә ай элек кенә килүенә карамастан, ислам динен таратуда актив эш җәелдерде. Мәдрәсәдә һәм мәчеттә хатын-кызларны, ир-атларны һәм балаларны дин гыйлеменә өйрәтә, төрле очрашуларда катнаша, вәгазьләр укый, дин кардәшләребезне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирә. Габделкәрим хәзрәткә без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать...

- Хәзрәт, иң элек үзегез белән таныштырсагыз иде. Дингә беренче адымнарыгыз кайда башланды?

- Чыгышым белән күршедән генә - Минзәлә районы Аю авылыннан мин. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Татар телен һәм әдәбиятын, төрек телен өйрәндем. Беренче елны ук югары курсларда укучы студентларның киңәше белән университет янәшәсендә генә булган мәчеткә йөри башладым. Гарәпчә укырга, ислам дине нигезләренә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәнүем шунда башланды.

- Дөньяви белем белән дини гыйлемне берьюлы алу җиңел булмагандыр.

- Гыйлем алуны инә белән кое казуга тиңләү бар бит. Җиңел булды, димәс идем. Шулай да мәктәптә укыганда ук түгәрәккә йөреп, иске имля белән укырга, язарга өйрәнүемнең файдасы бик тә тиде. Мәчеттә намаз гыйбадәтенә дә басканнан соң, тормышта бик күп кыйммәтләрне яңача аңлый башладым. Әйтик, әти-әниемә, туганнарыма әле тиешле игътибар һәм хөрмәт күрсәтмәгәнемне, аларга карата хакларымның ни дәрәҗәдә зур булуын аңладым. Намазга басканнан соң, югары уку йортында белем алу җиңеләеп китте. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген таный башлаганнан соң, күңелем чистарганын, рухым сафланганын тойдым.

- Шәригатьтә үзеңнең өйрәнгән гыйлемеңне башкаларга да бирергә, диелә бит. Ислам динен куәтләүдә, таратуда ниндирәк эшләр башкарасыз?

- Югары уку йортын төгәлләгәндә, Түбән Кама кызына өйләнергә насыйп булды. Күрәсең, шул да бер сәбәп булгандыр, эш эзләп, Кама аръягына киттем һәм "Рисалә" мәдрәсәсенә тәрбияче булып урнаштым. Шунда ук шәкертләр белән бергә өчьеллык дини гыйлем дә эстәдем. Шул рәвешле 2005 елдан дин өлкәсендәге эшчәнлегем Түбән Кама шәһәре белән бәйләнде. "Җәмигъ" мәчетендә кичке курсларда укыту белән берлектә балалар өчен тәрбия чаралары оештыру өчен дә җаваплы булдым. 2013 елдан янә бер вазыйфа йөкләнде - Түбән Кама районының Ташлык авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп сайландым. Өч ел шушы авылда имам булганнан соң, Аллаһының тәкъдире белән гүзәл Ык буйларына - Мөслим җирлегенә килеп урнашырга насыйп булды.

- Сез безнең төбәккә нәкъ менә мәчет-мәдрәсәләрдә укулар башланган чорда килдегез. Бу җәһәттән Мөслим җирлегендә ниндирәк эшләр алып барасыз?

- Мөслимдә күп еллар дини эшчәнлекне алып баручы имам-мөхтәсиб Мөнир хәзрәт Борһановны, иске мәчетнең имам-хатыйбы Риназ хәзрәт Нәбиевне мин күптән белә идем. Электән үк алар белән бергә киңәшләшеп башкарган эшләребез булды. Алар мине бик җылы каршы алдылар. Мөнир хәзрәт үземне уку-укыту эшенә җаваплы итеп билгеләде. Остазлар белән бергәләп, мәчет яны курсларында дәресләр бирә башладык. Төрле очрашулар, вәгазь кичәләрендә катнаша башладым. Эшләсәң, эш җитәрлек инде.

- Ислам динен көчәйтү, дин кардәшләребезне, балаларны хак дингә тарту юнәлешендә тагын нинди эшләр башкарырга уйлыйсыз?

- Төп хыялларымның берсе - әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтеп, җәмгыятебезнең киләчәге булган балаларга һәм яшүсмерләргә тәрбия бирүдә үз өлешемне кертү. Бу өлкәдә әти-әниләргә, педагогларга һәм тәрбиячеләргә ярдәмче була алсам, мин бик шат. Безнең халык бит элек-электән иманлы тормыш белән яшәгән. Бүген дә без бергәләп рухи мирасыбызны саклый алсак, Аллаһы Раббыбыз тормышыбызга бәхет-шатлык, бәракәт бирәчәк. Мөслим кардәшләрем белән, дус һәм тату булып, шушы олуг максатны бергәләп тормышка ашырырбыз, дигән өметтә калам.

- Сез Мөслимгә төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфасында килдегез. Аллаһ йорты төзелешен дә контрольдә тотасыздыр. Анда бүген ниндирәк эшләр бара?

- Мәчет төзү, бер яктан, бик мөһим һәм шуңа күрә бик сөенечле эш булса, икенче яктан, бик җаваплы да. Аллаһның рәхмәте белән, районыбыз үзәгендә "Җәмигъ" мәчетен бөтен мөслимлеләр белән бергә төзибез. Матди яктан булышучылар да, физик хезмәт белән ярдәм итүчеләр дә, һәр көн догаларын кылучылар да бар. Мәчет төзелешендә күбрәк кеше катнашкан саен, Аллаһ бирсә, аның бәракәте дә зуррак була. Шуны истә тотып, без хастаханәгә, кайбер кибетләргә садака әрҗәләрен дә куйдык. Кешегә изгелек кылу өчен мөмкинлек тудырырга кирәк. Үзеннән өлеш керткән һәр кардәшемнән Раббыбыз разый булса иде.

Бүген исә, мәчет бинасына җылы бирелеп, эчке эшләрне башладык. Төзелеш эшләрен имин генә төгәлләп, мәчетне халыкка хезмәткә тапшырырга насыйп булсын.

- Өйләнүегез турында искә алган идегез, гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле.

- Хәләл җефетем Зилә белән бүгенге көндә биш малай үстерәбез. Ык буйларының чиста һавасы килешеп, киләчәктә беренче кызыбыз нәкъ менә Мөслимдә тумас микән дип, өметләнеп торабыз да, Аллаһы Тәгалә Үзе хәл итә инде. Ничек булса да, хәерлесе булсын!

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев