Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол турниры узды

"Яшьлек" спорткомплексында "Дуслар истәлегенә" исемле футбол турниры үтте. Быел Мөслим яшьләре аны тугызынчы тапкыр оештырды. Аңа Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Арча районнары, Җәлил эшчеләр бистәсе командалары килгән иде. Турнирның приз фонды быел 150 мең сум тәшкил итте. Кечкенәләр төркемнәре арасында беренче урынны спорт мәктәбе командасы алды. Икенче урында 2004 елгы үсмерләр...

"Яшьлек" спорткомплексында "Дуслар истәлегенә" исемле футбол турниры үтте. Быел Мөслим яшьләре аны тугызынчы тапкыр оештырды. Аңа Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Арча районнары, Җәлил эшчеләр бистәсе командалары килгән иде. Турнирның приз фонды быел 150 мең сум тәшкил итте. Кечкенәләр төркемнәре арасында беренче урынны спорт мәктәбе командасы алды. Икенче урында 2004 елгы үсмерләр составындагы "Мирас" командасы, өченче урында 2005 елгы мираслылар, Актаныш командасы дүртенче урында. Зурлар командалары арасындагы уеннарда җәлиллеләр беренчелекне алды, икенче урында Әлмәт командасы, арчалылар - өченче, мөслимлеләр дүртенче урында. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга турнирны оештыручылар - Мөслим яшьләре - кубоклар, медальләр, кыйммәтле пакетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев