Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фронтта бу көнне: Бөек Ватан сугышы ничек тәмамланды?

Илебез Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер. Бу көннәрдә сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган ветераннарыбызны хөрмәтлибез. Фронтта булган бәрелеш-сугышлар тарих битләренә мәңгелек уелып калган. Бөек Ватан сугышы солдатлары төрле елларның бу көннәрендә нинди бәрелешләрдә катнашкан? Матбугат үзәге корреспондентлары тарихи мәгълүматларны барлады.

1942 ел

6 майга кадәр совет гаскәрләренең иң мөһим бурычы - Кырымны азат итү. Фронт оборонага күчсә дә, аерым төркемнәрнең һөҗүме дәвам итә. Бу көндә 7 немец самолеты юк ителә. Безнең югалтулар - 5 самолет.

8 май иртәсендә немец-фашист гаскәрләре һөҗүмгә күчте. Немец гаскәрләре үз авиацияләрен дә актив файдалана. Наступлениенең беренче көнендә генә дә ул меңнән артык очыш ясады.

1943 ел

5 майда безнең гаскәрләр авыр сугышлардан соң, дошманның 25 чакрым оборона сызыгын өзеп, ныгытылган Крымская тимер юл төенен азат иттеләр. 80 орудие, 1220 пулемет һәм башка трофейлар кулга төшерелде. Дошман сугыш кырында 7 меңнән артык үле солдат һәм офицерын калдырды.

6 майда Новороссийск шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак, Кубаньда немецлар 5 тапкыр контрһөҗүмгә күтәрелделәр, әмма алар барысы да дошманның зур югалтулары белән кире алып ташланды.

7 майда Кубаньне азат итү өчен сугышлар дәвам итте.

8 майда Новороссийск шәһәреннән төньяк-көнчыгыш юнәлештә безнең гаскәрләр дошманның күпсанлы инженер челтәрләре белән ныгытылган яңа оборона сызыгына җиттеләр. Һава бомбардировкасы, артиллерия уты белән дошман ныгытмаларын, блиндажларын чистарту эше бара.

9 майда Кубаньда дошман ныгытмаларын җимерү дәвам итә.

1944 ел

5 май. Севастополь өчен каты сугышлар бара.

6 майда Югары Башкомандующий Ставкасы директивасы белән 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары көчләре оборонага күчте.

7 майда Севастопольдәге немец-фашист ныгытмаларын штурмлау башланды.

9 май киченә совет гаскәрләре Севастопольне азат иттеләр. Кырым немец-фашист илбасарларыннан тулысынча чистартылды.

1945 ел

5 майга Морава-Острава һәм Братислава-Брно операцияләре тәмам.

6 майда 1 нче, 4 нче һәм 2 нче Украина фронтларының Прага һөҗүм операциясе башланды, ул 11 майга кадәр дәвам итте. Операциядә шулай ук Польша Гаскәренең 2 нче армиясе, 1нче һәм 4 нче румын армияләре, 1 нче чехословак армия корпусы да катнашты.

7 майда 3 нче Украина фронты полосасында разведка дошманның гаскәр күчерүен билгели. Шул сәбәпле фронт командующие Ф. И. Толбухин 8 майдан бөтен армияләргә һөҗүмгә күчәргә боерык бирә.

16 апрельдән 8 майга кадәр дәвам иткән Берлин һөҗүм операциясе тәмамланды. 1 нче, 2 нче Белоруссия, 1 нче Украина фронты гаскәрләре поляк частьләре белән бергә дошманның Берлин гарнизонын тар-мар иттеләр. Һөҗүм операциясе дәвамында алар Эльба ярына чыктылар, анда Америка һәм Англия гаскәрләре белән берләштеләр.

8 майда Берлинның Карлсхорст бистәсендә 22 сәгать 43 минутта Германиянең капитуляция актына кул куелды.

9 майның иртәнге 10 сәгатенә Прага шәһәре 1 нче Украина фронты гаскәрләре тарафыннан дошманнан тулысынча азат ителде.

Немец гаскәрләре күмәк рәвештә әсирлеккә биреләләр. Кайбер нокталарда дошман каты каршылык күрсәтүен дәвам итә, Америка гаскәре тарафына чыгарга омтыла. Югары Совет Президиумы Указы белән 9 май Җиңү көне итеп игълан ителә.

1941 нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 маенда тәмамланды. Совет гаскәрләре, Германия һәм союзникларының кораллы көчләрен җиңеп, Көнчыгыш Европаны азат иттеләр. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев