Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фронтта бу көнне: 30 апрель - 3 май көннәрендә булган сугыш бәрелешләре

1942 ел 30 апрель көнне 53 немец самолеты юк ителде, безнең югалтулар - 11 самолет. Баренц диңгезендә безнең корабль дошманның 10 мең сукуышлы транспортын батырды. Авиация частьләре 6 немец танкын, йөк һәм солдатлар төягән 70тән артык машинасын, 25 сугыш припаслары төягән повозкасын, 8 кыр һәм зенит орудиеләрен, 4 сугыш припаслары...

1942 ел 30 апрель көнне 53 немец самолеты юк ителде, безнең югалтулар - 11 самолет. Баренц диңгезендә безнең корабль дошманның 10 мең сукуышлы транспортын батырды. Авиация частьләре 6 немец танкын, йөк һәм солдатлар төягән 70тән артык машинасын, 25 сугыш припаслары төягән повозкасын, 8 кыр һәм зенит орудиеләрен, 4 сугыш припаслары складын, тимер юл составын шартлаттылар. 1 майда 47 немец самолеты юк ителде. Безнең югалтулар - 12 самолет. 2 майда 25 немец самолеты юк ителде. Безнең югалтулар - 8 самолет. Безнең авиация 11 немец орудиесен, 32 минометын, 9 зенит-пулемет ноктасын, берничә машинасын, сугыш припаслары складын, тимер юл эшелонын шартлатты. Дошман пехотасының бер ротасы тар-мар ителде. 1943 ел 30 апрельдә сугышлар тагын да кискенрәк төс алды. 56 армиянең хәрәкәтенә күпсанлы мина кырлары һәм дошманның ут пунктлары комачау итте. Сугышчылар ике көн эчендә 6-8 контрһөҗүмне кире кактылар. Кече җирдә Мысхако мысына бәреп кергән дошманны юк итү өчен, совет гаскәрләре каты сугышлар алып барды. 1 майда, дошманның каты каршылыгына карамастан, Төньяк-Кавказ фронтында 56 армия гаскәрләре Крымскидан көньяктарак берничә калкулыкны алдылар. Шунда ук танк группасы да китерелде. Һөҗүмгә әзерлектә зур эшне безнең инженерлык частьләре башкарды. 3 майда 56 армиянең көньяк удар төркеме Төньяк-Кавказ фронтында һөҗүмгә күчте. Дошман оборонасын өзеп, бер көн эчендә 8 чакрым алга киттеләр. 1944 ел 1 майда СССР Югары Советы тарафыннан "Мәскәүне саклау өчен" һәм "Кавказны саклау өчен" медальләре булдырылды. 1945 ел 30 апрельдә 21 сәгать 30 минутта Рейхстаг түбәсенә Җиңү Байрагы күтәрелде. Империя канцеляриясенә җитәргә 8нче гвардия армиясенә 800 метр калды. 30 апрельдә, яңа хөкүмәт составын һәм гросс-адмирал Дёницны канцлер итеп кую васыятен калдырып, Гитлер үз-үзен үтерә. Сугышларда 8500 немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә алынды, 66 самолет һәм 100 кыр орудиесе алынды. 1 майда 1нче Белоруссия фронтының 3 нче удар армиясе Рейхстагны немец гаскәрләреннән чистартты. Көндезге сәгать өчтә 8нче гвардия армиясе командующие В. И. Чуйков немец генштабы начальнигы Кребсны кабул итте. Кребс Гитлерның үлеме турында хәбәр итте, Германия белән СССР арасында солых турында сөйләшүләргә әзерләнү өчен, сугышны вакытлыча туктатып тору турында Борман белән Геббельсның тәкъдимен тапшырды. Югары Командование Ставкасы Берлин гарнизонының кичектергесез һәм һичшиксез капитуляциясен таләп итте. 18 сәгатьтә немец җитәкчелеге капитуляция таләбен кире какты. Совет гаскәрләре Берлинга һөҗүмне дәвам итте. 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре Берлинда йөздән артык кварталны азат иттеләр. Фронт гаскәрләре 14 меңнән артык немец солдаты һәм офицерын әсирлеккә алды. 2 майда 2нче Белоруссия фронты гаскәрләре Көнбатыш Померания һәм Мекленбургта дошман төркемнәрен юк иттеләр.1нче Белоруссия фронтының 3нче удар армиясе һәм 8нче гвардия армияләре Рейхстагтан көнчыгыштарак берләштеләр. 2нче гвардия танк армиясе, 8нче гвардия һәм 1нче гвардия танк армияләре белән кушылды. 2 май иртәсендә Рейхстаг гарнизоны каршылыкны туктатты. Немец гаскәрләре күмәк рәвештә әсирлеккә бирелде. Кичкә шәһәр совет гаскәрләре кулына күчте. 3 майда 2нче Белоруссия фронтында Панфиловның 3нче гвардия танк корпусы Висмардан көньяк-көнбатыштарак 2нче Британия гаскәрләре белән элемтәгә керде. 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре Виттенберге шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак Эльба ярына чыктылар, Американың 9нчы армиясе белән берләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев