Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Яшьләр җәмәгать палатасы — ТР Җәмәгать палатасына тиң ул”

14 ноябрь көнне V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышы узды, аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламент Секретаре Лилия Маврина, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һ.б. катнашты. Безнең районнан җирле...

14 ноябрь көнне V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышы узды, аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламент Секретаре Лилия Маврина, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һ.б. катнашты. Безнең районнан җирле бүлек председателе Илнур Сабиров һәм парламент әгъзәсе Алсу Хафизова катнашты.

Утырышта, узган чакырылыш каршында эшләгән Яшьләр җәмәгать палатасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Палатаның элеккеге җитәкчесе Евгений Ефимов әйтүенә караганда, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы тарафыннан 13 утырыш уздырылган. Әлеге палата инициативасы белән, спорт волонтерларын әзерләү һәм аларга дәүләт ярдеме күрсәтү максатыннан, эшче төркем булдырылган, яшьләрне наркотик матдәләр кулланудан саклау, наркотиклар әйләнешен контрольда тоту, психотроп матдәләрне тыю мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелгән. Яшьләр арасында экстремизм, терроризм сорауларына карата профилактика чаралары уздыру, яшьләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирләрендә яшәүче яшьләр өчен программалар булдыру һ.б. мәсьәләләре дә Яшьләр җәмәгать палатасы утырышларында күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев