Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарры депутатларын сайлауда катнашты. Парламент спикеры Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хәләле Луиза ханым белән бергә 8.45тә килде. Залга кергәч, күзәтүчеләр белән исәнләште. Үзенең сайлау бюллетенен үтә күренмәле әрҗә-урнага төшергәч, ул журналистларга гражданлык бурычын...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарры депутатларын сайлауда катнашты.

Парламент спикеры Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хәләле Луиза ханым белән бергә 8.45тә килде. Залга кергәч, күзәтүчеләр белән исәнләште. Үзенең сайлау бюллетенен үтә күренмәле әрҗә-урнага төшергәч, ул журналистларга гражданлык бурычын үтәве хакында әйте.

"Кәеф яхшы, һава торышы һәм Татарстан Республикасындагы торышка туры килә. Белүемчә, барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды. Кешеләр килә, тавыш бирә. Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек без федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен гамәлдән чыгармадык, бары маддәнең әлеге норамасын гына туктатып тордык. Менә хәзер ул яңадан гамәлгә керде. Кешеләр Президент, үз территорияләре депутатлары өчен тавыш бирергә тиеш, бу аларның хокукы. Минемчә, без ул чакта дөрес карар чыгардык. Бу сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Бүген Татарстан тормышының барлык өлкәләре һәм юнәлешләрендә булган адымнар барлык дәрәҗә муниципаль берәмлек депутатлары, безнең муниципалитетлар советларының рәисләре тарафыннан хупланырга тиеш. Булган идеяләр, яхшы эшләрне сайланган Президент алга таба да дәвам итәчәк", - дигән ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев