Фәрит Мөхәммәтшин телләр мәсьәләсендә: "Башка телләрне өйрәнүдән кемгә начар булган әле?"

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Дәүләт телләрен өйрәнүне тыя алмыйбыз", - дип белдерде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашу барышында. "Сезнең белән очрашып, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Белем бирү системасында проблемалар кимеми. Алар әле мәгариф системасындагы бетмәс реформалар белән...
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Дәүләт телләрен өйрәнүне тыя алмыйбыз", - дип белдерде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашу барышында.
"Сезнең белән очрашып, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Белем бирү системасында проблемалар кимеми. Алар әле мәгариф системасындагы бетмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә, минем карашка, аларның әле белем бирү процессына зыяны да бар", - диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларның төп вазифалары белем бирү һәм тәрбия булуын билгеләп үтеп: "Бу ике функция аерылгысыз булырга тиеш. Без хәзер БДИ һәм башка новацияләр шартларында бу эшкә механик рәвештә карый башладык", - диде.
Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсенә тукталып, кайбер милли мәктәпләр - чуаш, башкорт, татар мәктәпләре БДИның бары тик русча булуыннан авырлык тоюын яшермәде. "Гәрчә без күп теллелек, дәүләт телләре, туган телләре дип сөйлибез, бу безнең яшәү рәвеше, культура, моннан беркая китеп булмый. Дәүләт телләрен өйрәнүне тыя алмыйбыз! "Әти-әниең телен өйрәнмә, бар, подвалда качып кына факультативта өйрән" дип ничек әйтик. Советлар заманында өйрәндек инде шулай татар телен, онытып бетердек. Бу сораулар җәмгыятьне борчый. Хәзер безнең министр бу мәсьәләләр белән Мәскәүдә, Мәгариф министрлыгында очраша. Уртак тел табарбыз, балаларны баланслы укытуга ирешербез дип уйлыйм. Татарстанда, педагоглар ярдәме белән, рус теле белеме буенча югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Бердәм дәүләт имтиханын бик яхшы тапшыралар. Безнең күрсәткечләр башка рус төбәкләренә караганда югарырак та әле. Татарлар, чуашлар, марилар, мордвалар да яхшы тапшыра. Бу үзең яши торган территориядәге башка телләрне өйрәнүгә, көндәшлеккә сәләтлекне арттыруга комачау итми. Моннан кемгә начар булган әле?" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.9300
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.9600
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.10800
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде6600
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды30700
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.7200
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.13500
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.9700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5427202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.519700
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.462101
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).367304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.333203
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.254501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика