Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридәдән – салат

Уңган хуҗабикәләр кышка әзерлек йөзеннән кайнатмалар, салатлар ясый. Поми­дор һәм болгар боры­чы быел мул уңыш бир­де. Мөслимдә яшәүче Фәридә Ганиева әлеге төр яшелчәләрдән бик җайлы салат рецептын тәкъдим итә.

1,5 кг помидор, 1 кг бол­гар борычы, 300 грамм су­ган, бер чәй кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, 9 процентлы бер аш кашыгы аш серкәсе, суган кыздыру өчен үсемлек мае, салатны тутыру өчен ярты литрлы дүрт банка кирәк булачак.

Суганны ваклап ту­рыйбыз. Җылынган табага үсемлек мае салабыз һәм су­ганны әзер булганчы кызды­рабыз да тирән кәстрүлгә са­лабыз. Болгар борычын вак шакмаклап турыйбыз һәм суган янына салабыз. Поми­дорны да вак шакмаклап ту­рыйбыз һәм кәстрүлгә сала­быз. Яшелчәләр өстенә бер чәй кашыгы тоз, ике аш ка­шыгы шикәр комы салабыз да утка куябыз. Яшелчәләрне кайнатканда, катнашма­ны яхшылап болгатабыз, утны минимумга кадәр киметәбез. Кәстрүлне кап­кач белән каплап, 25 минут пешерәбез. Шуннан соң 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салабыз, әйбәтләп болгатабыз һәм тагын 2 ми­нут пешерәбез.

Әзер салатны стериль банкларга салабыз һәм кап­кач белән каплыйбыз. Бан­каларны капкачлы ягы белән әйләндереп идәнгә тезәбез һәм калын япма ка­плап суытабыз. Кабымлык бүлмә температурасында са­клана.

Әчкелтем салат ярату­чылар кабымлыкка ваклан­ган сарымсак яисә ачы бо­рыч өсти ала.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X