Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Французча әзерләнгән тавык ите

Мөслимнән Айсылу Латыйпова үз рецепты белән бүлешә. 

Тавык итеннән әллә нәрсәләр пешерергә була. “Французча ит” не яратмаган кеше юктыр. Кафе-рестораннарда бу ризыкны яратып ашыйлар. Өй шартларында әзерләнгәне аеруча тәмле була. Мөслимнән Айсылу Латыйпова үз рецепты белән бүлешә. 

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм тавыкның түш ите, 100 грамм сыр, дүрт аш калагы каймак, биш аш калагы майонез, 250 грамм шампиньон гөмбәсе, уртача зурлыктагы бер суган, 100 грамм сөт өсте (сливки), тәменчә тоз һәм борыч. Кыздырыр өчен акмай кирәк булачак. 
Әзерләү тәртибе: тавыкның түш итен кисеп алабыз һәм чүкеч белән төябез, тозлыйбыз, өстенә сөт өсте салабыз һәм ярты сәгатькә салкын урынга куябыз. Шампиньоннарны турыйбыз һәм суган белән акмайда кыздырабыз. Тавык итен майлы табага тезәбез, өстенә гөмбә белән суганны салабыз һәм өстенә каймак-майонез катнашмасын агызабыз. Өстенә, угычтан чыгарып, сыр сибәбез. Ризык 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут эчендә пешеп чыгачак. 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев