Франкфурттан Казанга турыдан-туры авиарейс Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылуга шат булуын белдерде һәм, бу...
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылуга шат булуын белдерде һәм, бу Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, диде. «Bosch» немец компаниясе делегациясе Казанга бүген иртән-иртүк килде һәм Мәскәүдә күчеп утыруны көтәргә мәҗбүр булган.
«Bosch» иминлек системалары» компаниясе бөтен дөньяда мәгълүмат иминлеге өлкәсендә инновацион хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә. Аңа 1985 елда коммуникацион хезмәт күрсәтүләрне мониторинглау һәм тәкъдим итү үзәге буларак нигез салынган. Компаниянең штаб-квартирасы Франкфурт-на-Майне (ФРГ) шәһәрендә урнашкан.
Очрашу вакытында Илдар Халиков Германия Федератив Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде һәм, хәзер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда эш сәфәрендә, дип белдерде. Аннары ул кунакларга «Bosch» компаниясе өчен Татарстан Республикасындагы «Иннополис» МИЗ, «Алабуга» МИЗ һәм «Мастер» КИП мәйданчыкларында һәм башкаларда инвестицион мөмкинлекләрне тәкъдир итте.
2015 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Германия Федератив Республикасы арасында товар әйләнеше 1,2 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт һәм импорт гамәлләр өлеше тиешенчә 54,2 һәм 45,8 процент булган. Сәяси катлаулыкларга карамастан, Татарстан белән 90нан артык немец компаниясе хезмәттәшлеген дәвам итә.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы, тора-бара яклар арасындагы тышкы икътисадый мөнәсәбәтләр элеккеге дәрәҗәсенә кайтыр һәм югарырак күрсәткечләргә дә ирешү мөмкин булыр, дип өмет белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 20:07Елмаегыз! Елмаюның файдасы турында Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.4400
-
19 май 2022 - 16:43Ак Барс Банк Мөслим мәктәпләренә 165 ноутбук бүләк итте Цифрлы экономиканы, технологияләрне һәм халыкка ярдәм күрсәтү шартларын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.10901
-
19 май 2022 - 15:10Чыршылар “чәчәк ата” Бу көннәрдә чыршы агачларында кызыл җиләккә охшаш төерләр күреп гаҗәпләнүчеләр байтак. Баксаң, бу бик сирәк кешеләр генә күрә ала торган кызыклы күренеш - чыршының чәчәк атуы икән.11300
-
19 май 2022 - 14:24Бер күрешү – үзе бер гомер 13 май көнне Казанда якташлар очрашуы узды. Очрашуга Мөслимнән чыккан күренекле шәхесләр, Казанда яшәүче якташлар, студентлар чакырылды.21801
-
19 май 2022 - 13:05Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.10800
-
19 май 2022 - 12:1919 май – пионериягә 100 ел! 1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне.13300
-
19 май 2022 - 10:28Бу көнне Мөслимдә Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.10500
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5051002
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.361600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.312301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).227204
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.187302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика