Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотоларында туган җиргә мәхәббәт чагыла

Социаль челтәрләрдә Флүн Вилдановның (dva.f) фотоларын күреп сокланмаган кеше юктыр. Туган җиребезнең матурлыгы тасвирлана аларда.

Флүн Вилданов – Мөслим егете. Иҗатка тартылуы әтисе Фәссах абыйдан күчкәндер, мөгаен. Фәссах абый, икътисадчы булып эшләсә дә, шигырьләр язган. Гади авыл егетенең уй-фикерләрен тасвирлаган шигырьләр бүген дә актуаль.  Флүн Вилдановның фотосурәтләр ясау белән кызыксынуы улы  Эмиль тугач башлана. “Мыльница” фотоаппарат алдым, – ди Флүн абый. – Улымның һәр хәрәкәтен тарихка кертәсе килә бит! Пленкага төшерәм дә ясатырга бирәм. Соңрак фотоларны үзем эшкәртергә өйрәндем”.  Сурәткә төшерү белән чын-чынлап мавыгып киткән егет җитдирәк фотаппарат ала. «Canon» була ул. “Төшерәм, әйбәт чыга. “Jpg”  форматында фотолар төсләргә бай була, тик фотошопта эшкәртеп булмый: мөмкинлекләр аз. Хәзер мин “raf” форматында төшерәм. Бу төсләрне үзгәртү мөмкинлеген бирә”, – ди Флүн абый. Акрынлап диафрагманың нәрсә булуын аңлый башлый, башка фотографлар белән таныша. Алар да нәрсәгәдер өйрәтә, киңәшләрен бирә. Тора-бара тагын да хәллерәк фотоаппарат ала. Сурәткә төшерү дә чын-чынлап җан тарткан шөгыльгә әйләнә.  – Төшергән фотосурәтләрем үземә матур тоелмый. Миннән текәрәк төшерүчеләр бар, – ди Флүн абый. – Фотоларны минималь дәрәҗәдә эшкәртәм, гадәттә, төсләр өстим. Фотосурәтләрдә күпчелек табигать күренешләре тасвирлануы гаҗәп түгел. Эч пошса, урманга чыгып китәм. Табигатьтә булырга яратам. Ә фотоаппаратым һәрвакыт үзем белән йөри. Сурәткә төшергәндә ял итәм мин. Күбрәк табигатьне сурәткә төшерергә яратам. Портретлар да ясыйм. Фотоаппаратны таймерга куеп, үз-үземне дә төшергәнем бар. Автопортретлар кирәк ул. Төшерү мәзәк кебек, әмма кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фотолары да байтак Флүн абый архивында. Президентның Мөслимгә, Азнакайга визиты мизгелләре ул. Тарихи мизгелләр.  Фотога төшерүнең үз кагыйдәләре, үз хәйләләре дә бар. “Өчлек кагыйдәсе буенча (правила трети) экранны өчкә бүлергә кирәк. Объектны уртага куярга ярамый. Тик сурәткә төшергәндә кагыйдәләрне уйламыйсың, күңел кушканча эшлисең. Аннан хәзер кагыйдәләргә каршы бару тенденциясе күзәтелә”, – ди фотограф.  Фотосурәтләрне иртән иртүк яки кояш батканда ясау отышлы. Көзге чорда, бигрәк тә кояшлы аяз көннәрдә фотосурәтләр матур чыга.  Таләпләр үтәлгәндә фотоларның сыйфатлы булуы аңлашыла. Ә сурәтләрне җанлы итү өчен күңел җылысы, һөнәреңне ихластан ярату кирәк. Флүн Вилданов сурәтләрендә шушы җылылык һәм туган җиргә мәхәббәт чагыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X