Реклама
Кичә, 12 март көнне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием бар шул минем" фотоконкурсы тәмамланды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Алисә Карамова, икенче урынны Надежда Верхоланцева яулады.
Бүген Матбугат үзәге әлеге җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйге спонсоры - "Универсал" кибете әзерләгән бүләк сертификатларын шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайфиев үзе тапшырды.
Кызлар Матбугат үзәгенә һәм эшмәкәргә рәхмәтләрен җиткерде, уңышка ирешү сере белән дә уртаклашты (ВИДЕОЯЗМАДАН КАРАГЫЗ). Барлык катнашучыларыбызга һәм спонсорыбызга Матбугат үзәге исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз