Мөслим-информ

Фото: Татарстан юлында машинада кысылып калган ир-атны коткарганнар

Һәлакәт Мамадыш һәм Алабуга районнары чигендә килеп чыккан. Кичә 121нче янгын-коткару часте һәм 5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре автомобильдә кысылып калган, аяклары сынган ир-атны коткарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына юл-транспорт һәлакәте хакындагы...

Һәлакәт Мамадыш һәм Алабуга районнары чигендә килеп чыккан. Кичә 121нче янгын-коткару часте һәм 5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре автомобильдә кысылып калган, аяклары сынган ир-атны коткарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына юл-транспорт һәлакәте хакындагы хәбәр 12.28 сәгатьтә килә. Автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә, аларның берсендә ир-ат кысылып кала, аның ике аягы да сына. Һәлакәт булган урынга 121нче янгын-коткару часте һәм 5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Алар ир-атны машинадан чыгарып, "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшыра. Зыян күрүчене Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озаталар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: