Мөслим-информ

Форпост командасы югары бәя алды

25 ноябрь көнне Казанда республикадагы Айдинов отрядлары - Форпост командалары арасында спартакиада үтте. Форпостлылар Калашников автоматын сүтеп җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү, эстафета, интеллектуаль викторинада көч сынаштылар.

Шулай ук командаларның визит карточкалары, стена газеталары да бәяләнде. Мөслим командасына спартакиаданың дүрт төрендә тиңнәр булмады. Яшь айдиновчылар дипломнар белән бүләкләнде. Форпостның республика үзәге җитәкчесе А. Рыков безнең команданың әзерлегенә һәм уеннарга креатив якын килүенә югары бәя бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: