Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Фәнүс - супер тракторчы ул" ("Исламов" хуҗалыгы хезмәтчәне Фәнүс Хәйруллин белән турында)

Фәнүс Хәйруллин үз бәхетен дәрәҗәле хезмәт хезмәт урынында да, күп акча түләүче нефть компанияләрендә дә түгел, ә туган җирендә, аның басу-кырларында тапкан.

Метрәй авылында яшәүче Мөгаллимә һәм Зөфәр гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә ул. Алдынгы механизатор булып танылган әтисе, Фәнүсне тәпи китү белән үз янына утыртып йөртә башлый. Бу хакта Фәнүс үзе:

- Үземне белә башлаганнан бирле тракторда, комбайнда утырып йөрдем. Үсә төшкәч, абыем Таһир янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Техникага, җиргә мәхәббәт шул вакытта ук сеңеп калган күрәсең", - ди.

8 класстан соң, механизатор булу теләге аны 94 нче һөнәр училищесына алып килә. Анда укыганда ук Фәнүс тракторда, комбайнда эшли. Укуын тәмамлаганнан соң, тырыш егетне Калинин исемендәге колхозга чакырып кайтаралар. Яңа гына механизатор таныклыгы алып кайткан егеткә "К-700" тракторын ышанып тапшыралар.

- Ул вакытта бу трактор шулкадәр биек һәм куркыныч булып күренде. Эчендә нинди механизмнар бар икәнен дә белми идем хәтта. Шулай да, "Ышаныч белдереп, шушы кадәр техниканы биргәннәр икән, ник әле мин булдыра алмаска тиеш?" дип, эшкә кереп киттем, - дип искә ала ул елларны алдынгы механизатор. Бу тракторда ун ел эшли Фәнүс: җир дә сөрә, чәчү өчен җир дә әзерли, терлек азыгы әзерләү чорында базда масса да таптата... Шул чорда комсомол яшьләр арасында үткәрелгән ярыш-бәйгеләрдә җиңгән өчен бирелгән бүләкләрне һәм Рәхмәт хатларын бүген дә кадерләп саклый ул.

Авылда колхоз таралганнан соң, Фәнүс 2002 елда "Сөренчәк" крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә килә.

- Хезмәт кенәгәмдә ике генә эш урыны язылган: берсе - Калинин исемендәге колхоз, икенчесе - "Сөренчәк" хуҗалыгы. Колхоздан киткәч тә, башка эш урыны эзләмәдем, минем өчен басуда-кырларда эшләүдән дә рәхәт һәм кызыклы эш юк. Башта үзең чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуын күзәтәсең, аннан аларның ямь-яшел булып үсеп килүен карап сокланасың, көзен алтынсу төскә кергән иген басуларын күреп куанасың һәм үзеңнең никадәр кирәкле хезмәт башкаруыңа сөенеп туймыйсың, - ди кырлар хуҗасы.

"Сөренчәк" тә ике ел комбайнда эшләгәннән соң, төрледән-төрле чит ил тракторларын иярләргә туры килә аңа. Язгы, көзге чәчү чорында Италиядә эшләнгән "МакКормик" - "ХТЗ-215" тракторында эшләсә, терлек азыгы әзерләү вакытында "К-700" тракторы белән үлән таптауга күчә.

Узган ел Фәнүс Хәйруллин, "Сөренчәк" хуҗалыгы буенча гына түгел, район күләмендә "Кыр батыры" титулына ия булды ул. Быел да хуҗалыгы буенча "Кыр батыры" исеменә лаек булган һәм район Сабантуенда алдынгыларны бүләкләү тантансында катнашачак. "Сөренчәк" крестьян-фермер хуҗалыгы управляющие Фәндүс Вагыйзов аның хакында болай ди:

- Фәнүс - супер тракторчы ул. Аның кебек үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы, карусыз механизаторлар бик сирәк була.

Ә һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешү хакында механизатор үзе:

- Беркайчан да урын алу өчен тырышмадым. Үз алдыма куйган максатым - башкарган эшем сыйфатлы булсын. Сан артыннан куып, сыйфатлы эшем булмаса, мондый җиңүнең кирәге шуның хәтле генә, - ди.

Һәр көнен басуда булган, күп вакыт төннәрен дә кырдан кайтып кермәгән гаилә башлыгының тылы ныклы булмаса, мондый югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел булмас иде, әлбәттә. Фәнүс үзенең уңышларында тормыш иптәше Ләлә ханым, кызы Фәридә һәм улы Рамисның өлеше зур булуын әйтә:

- Гаиләм мине аңламаса, йорт-җир караулы, балалар тәрбиядә булмаса, тыныч күңел белән эшли алмас идем. Бу яктан мин хәләлем Ләләгә бик рәхмәтле.Чөнки ихата тулы мал-туар тотабыз, кош-корт асрыйбыз. Шуңа да, балалар да кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үстеләр.

Бүген инде балалары да әтиләре юлын дәвам итәләр. Фәридә Казан дәүләт аграр университетының агрономия бүлеген тәмамлады, ә Рамис, аграр көллияттә укып, механизатор таныклыгы алды. Шушы көннәрдә армия сафларына китәчәк Рамис.

- Солдаттан кайткач, югары уку йортына кереп, белем алу теләгең юкмы соң? - дип сорыйм аннан.

- Бар кеше дә югары уку йортына китеп бетсә, җирдә кем эшләр соң? Миңа алган һөнәрем бик ошый. Җирдә эшләп тә югары нәтиҗәләргә, мактауларга ирешеп була бит. Әтием мисалында мин моны бик ачык күрдем. Шуңа күрә дә, туган җиребездә, Мөслимебез кырларында эшләрмен дип хыялланам, - дип, егетләрчә җавап бирде булачак җир хуҗасы.

Димәк, Хәйруллиннар нәселенең Зөфәр агадан башланган хезмәт юлы дәвам итә. Бүген "Кыр батыры" титулын яулаган, бүген рәсеме районыбызның Хезмәт даны тактасында булган Фәнүс Хәйруллинны киләчәктә улы Рамис алыштырыр. Бирсен Ходай, хыяллар чынга ашсын!

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X