Фән үрләрен алалар
2021нче елның 11 гыйнварыннан Бөтенроссия фән бәйгеләренең региональ һәм республика йомгаклау этаплары старт алды.
ТР гомумибелем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Айсылу Хәсәнова призер булды. Җитәкчесе – Лилия Минниярова.
13-15 гыйнвар көннәрендә ТР гомумибелем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында Мөслим лицееның өч укучысы призер булды (рәсемдә). Алар – 9 сыйныф укучысы Гөлия Ханова, 10 класстан Алина Әминова һәм 11 сыйныф укучысы Айнур Шәймәрданов. Җитәкчеләре – Рушания Хафаева.
Фото – лицей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев