Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флүзәдән - пончиклар

Камыр ризыкларын яратмаган кеше юктыр. Райондашыбыз Флүзә Минһаҗева да аларны бик яратып әзерли. Эремчектән әзерләнгән, авызда эреп торучы тәмле чәй ризыгы рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм эремчек, 1,5 стакан он, бер стакан шикәр комы, 3 йомырка, 1 пакет ванилин, 1 пакет көпшәкләндергеч (разрыхлитель), кыздыру өчен сыек май. 
 

Әзерләү тәртибе: эремчекне шикәр комы белән уабыз да, йомырка өстибез. Ванилинны, онны һәм көпшәкләндергечнең барысын бергә кушабыз һәм илибез. Аннары барысын бергә эремчек массасына кушабыз. Тирән чуен казанга көнбагыш мае салабыз һәм җылытабыз. Диаметры 3-4 см булган шарлар ясап, аларны кайнар майга салабыз. Пончиклар май өстенә йөзеп чыккач һәм көрәнсу төскә кергәч, аларны сак кына алып, салфеткага салабыз. Шулай иткәндә, артык май салфеткага сеңеп калачак. 
Пончиклар өстенә шикәр пудрасы да сибәргә онытмагыз! 
Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев