Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флюра Дәүләтшина: физиотерапия бүлегенә язын да, көзен дә киләм

Мөслим шифаханәсенең физиотерапия бүлегенә яз көне дә, көз көне дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Картлык шатлык түгел шул инде.

Физиотерапия бүлеге җитәкчесе Светлана Муллина хезмәттәшләре белән күп төрле авыруларны дәвалыйлар. Бүлектә массаж ясау, магнит, парафин һ.б. төрле дәвалау процедуралары эшли. Светлана Альбертовна башта кан басымын үлчи, нормада булмаса - дару биреп, нормальләштерә, аннан дәвалау билгели. Шәфкать туташлары Миләүшә Мәгалимова, Ләйлә Миргалимова, Фиразия Кондратьева, массажисткалар Ирина Фәхразиева, Рәзинә Талыйпова, Виктория Кәрамова массаж ясыйлар. Фиразия 1989 елдан бирле шунда хезмәт куя. Ирина, Рәзинә дә, эшләрен яратып, төгәл башкаралар. Бүлектән кеше өзелми: яшь балалар да, укучылар да, әби-бабайлар да дәвалана. Канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп китәләр. Санитарка Лилия Хафизова - бүлектә чисталык булдыручы. Кабинетлар, кушеткалар, стеналар, тәрәзәләр "ялтырап" торалар. Рәхмәт, кызлар! Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, пациентларыгыз һәрчак канәгать булып, сихәтләнеп кайтсын, кызлар.

Флюра Дәүләтшина,

хезмәт ветераны.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев