Мөслим-информ

Флюорография үткәндә 4 мөслимледә туберкулез авыруы ачыкланган

Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, план буенча дүрт айда 3660 кеше флюорография узарга тиеш булып, бүгенге көнгә 3020 (82,5 %) райондашыбыз тикшерү үткән. Узган ел флюорографияне 11 мең кеше үтәргә тиеш булып, 10954 е әлеге процедураны узган.

План үтәлеше 99,6 процентны тәшкил иткән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча дүрт кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Авырулар учетка куелып, стационарда ел дәвамында дәвалану алалар. Терелеп бетеп, учеттан төшкәч тә алар өч ел дәвамында елга ике тапкыр флюорография узарга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: