Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физик затлар милкенә салым салуда үзгәрешләр

2020 елда җибәрелгән салым турында белдерү кәгазьләрендә 2019 ел өчен булган исәпләүләр күрсәтелә. Алдагы салым чоры белән чагыштырганда түбәндәге үзгәрешләр барлыкка килде. 

Транспорт салымы буенча: 
– авыр йөк ташучы машиналар (рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тоннадан артык – 249-ФЗ санлы Федераль законның (03.07.2016) 2 маддә 4 бүлеге) федераль дәрәҗәдәге юлларга китергән зыян түләве күләмендә салым буенча салым вычеты гамәлдән чыгарылды; 
– салымны исәпләгәндә 2019 ел өчен уртача бәясе 3 млн сумнан булган җиңел автомобильләр исемлеге кулланылачак, ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сайтында урнаштырылган. 
Җир салымы буенча: 
– пенсия алды яшендәге кешеләр өчен салымны бер җир участогы буенча 600 кв. метрның кадастр бәясенә киметүче салым вычеты кертелә; 
– 2019 елда үз көченә кергән җирләрне дәүләт кадастр бәяләвенең яңа нәтиҗәләре кулланыла. Әлеге нәтиҗәләр белән Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алып танышырга була. 
Физик затлар милкенә салым: 
– Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында теркәлгән (Шенгәлче авыл җирлегеннән кала) 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк баласы булган салым түләүчеләр өчен эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланылмаучы милекләренә карата салым түләүдән азат итү рәвешендә ташлама билгеләнгән; 
– 2019 елда үз көченә кергән җирләрне дәүләт кадастр бәяләвенең яңа нәтиҗәләре кулланыла. Әлеге нәтиҗәләр белән Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алып танышырга була. 
Е. Соловьева, 
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара 
инспекциясе җитәкчесе урынбасары.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев