Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын түләү вакыты 2015 нче елның 1 октябрендә төгәлләнә

Районара салым инспекциясе исегезгә төшерә: 2014 ел өчен физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын түләү вакыты 2015 нче елның 1 октябрендә төгәлләнә.

Хәзер исәпләнгән салымнарның гомуми суммасы 100 сумнан ким булган очракта, салым түләүчегә белдерү кәгазе җибәрелми. 2014 елда салымнарының гомуми күләме 100 сумнан артмаган һәм 2014 ел дәвамында яңа объектлар сатып алмаган гражданнар 2015 елда салым органнарыннан белдерү кәгазьләре алмаячак. Салым суммасы 100 сумнан арткан һәм салым кәгазе алынмаган очракта, салым органына мөрәҗәгать итәргә яисә www.nalog.ru сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисыннан файдаланырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85556) 2-55-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев