Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физик яктан ныгыйсың килсә, бассейнга кил!

Мөслимдә актив яшьләр бик күп. Кемдер үзен сәнгатьтә, кемдер спортта, ә кемдер фән өлкәсендә сыный. Спортчылар арасында йөзү белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы сөендерә. "Нептун" йөзү бассейны базасында бүген 80гә якын яшь райондашларыбыз шөгыльләнә. Аларның уңышлары турында бассейн җитәкчесе Алмаз Дәүләтшин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Алмаз Әмирҗанович, "Нептун" бассейнында спорт белән шөгыльләнү өчен нинди мөмкинлекләр тудырылган?

- Бассейн ноябрь аенда үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бассейн башлангыч чордарайон мәгариф идарәсенең физкультура дәресләрен уздыру буенча өстәмә бина буларак файдаланылды. 2008 елдан мөстәкыйль учреждение статусында эшлибез. Бүген безнең төп максат - халыкны спортка тарту, бигрәк тә үсеп килүче буын арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау. Шуны күздә тотып, бассейн базасында күптөрле спорт түгәрәкләре оештырдык. Моннан тыш, бу корылма халыкның яраткан ял итү, чыныгу урыны да әле.

- Белгәнебезчә, бүген бассейнның үз командасы, шактый гына уңышларга ирешкән спортчылары бар.

- Бүген бездә 80кә якын бала шөгыльләнә. Егет-кызларның һәркайсы республика, районкүләм спорт чараларында, ярышларда актив катнаша. Мәсәлән, Мөслим гимназиясенең 6 класс укучысы Язилә Латыйпова йөзү түгәрәгенә кече яшеннән үк йөри. 2 сыйныфта укыганда ук район йөзүчеләре арасында рекорд куйган иде. Тугызьеллык мәктәпләр арасында оештырылган ярышта ул, зур-зур егет-кызларны узып, беренче урынны яулады. Шулай ук гимназиянең 8 класс укучысы Ангелина Петрова , безгә күптән түгел генә килсә дә, техник яктан бик тиз алга китте. Бүген инде аның медальләре санап бетергесез.

- Ярышларга килгәндә, бездә республикакүләм бәйгеләр дә еш оештырыла, дип беләбез.

- Без бассейны булган барлык районнар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бигрәк тә Җәлил, Актаныш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Алексеевск һәм Башкорстанның Яркәй районнары белән дустанә мөнәсбәт урнашты. Чакырган ярышларга бармый калганыбыз юк диярлек. Быел гына да спортчыларыбыз 6 ярышта катнашты. Аның икесе үзебездә үтте. Укучылар арасында ике елга бер узучы республика спартакиадасында уңышларыбыз шактый. Беренче тапкыр катнашуга карамастан, 2009 елда беренче урынны алдык. Ләлә Шәйхетдинова, Настя Выборнова, Айгөл Сабитова кебек танылган йөзүчеләребез ул вакытта республика командаларын таң калдыра иде. 2013 елда узган укучылар спартакиадасында икенче урынга лаек булдык. Узган ел, республика мәктәпләре спартакиадасында катнашып, 24 район арасында беренчеурынны яуладык.

Традицион бәйгеләргә килгәндә, 2008 елдан бирле "Нептун" кубогына уздырылучы ярышларда ел саен күп кенә районнардан көчле спортчылар килә.

- Түгәрәккә йөрүче балалардан тыш, укыту программасы кысаларында мәктәп укучыларына да бассейнда шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылганмы?

- Әйе, физкультура дәресе кысаларында елына 14 сәгать бассейнда йөзү каралган. Гимназиянең башлангыч класслары, мәсәлән, атнага бер тапкыр, ягъни елына 35 сәгать йөзүдә чыныга. Бүген Бөгелмә аграр көллияте филиалының 6 группасы белән килешү төзелгән. Башка мәктәпләр белән дә дәрес расписаниеләре булдырылган. Балалар тренерлар һәм физкультура укытучылары ярдәмендә йөзәргә өйрәнә ала. Йөзә белгәннәре исә төрле физик күнегүләр ясый, профессиональ йөзү төрләрен үзләштерә.

- Йөзүнең кеше сәламәтлеге өчен файдалы икәнен беләбез. Бигрәк тә яшүсмерләр өчен бу төр шөгыль ниләр бирә?

- Йөзү минималь эмоциональ базага нигезләнсә дә, аның организм өчен файдасы бик зур. Бу, беренче чиратта, дисциплина тәрбияли. Бала, үз-үзен кызганмыйча шөгыльләнгән очракта гына, уңышка ирешә ала. Бассейнга йөргән бала бит әле актив томыш рәвеше дә алып бара. Бу бит әле аралашу урыны, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә. Бүген адәм баласы, бигрәк тә балалар аз хәрәкәтләнә. Компьютер артында утыру файдалы шөгыль булса да, кеше сәламәтлегенә ул бары тик зыян гына сала. Бассейнга йөргән кеше бу югалтуны тиз вакыт эчендә кайтара ала. Өстәвенә, йөзү - тазалык белән көрәштә иң отышлысы. Бик күпләр умыртка баганасы, тын юлларын дәвалау өчен безгә килә.

- Спортчылардан кала, район яшьләре йөзүне үз итәме?

- Соңгы елларда халык күнегеп килә, дияргә була. Октябрь аеннан алып, майга кадәр бассейн йөзүчеләр белән тулы була. Яшьләр дә йөзүне ярата. График нигезендә һәр атна саен килүче егет-кызларыбыз бар. Моннан тыш, яшьләр "ФОРПОСТ"ка, аэробика түгәрәкләренә йөри. Сауна бүлмәсен мөслимлеләр аеруча ярата.

- Мөслим яшьләренең йөзү буенча дөнья чемпионы исемен алу мөмкинлеге бар, димәк. Киләчәктә дә бу тенденцияне югалтмыйча, бассейнда тагын да күбрәк яшүсмерләрне күрергә өметләнәбез. Әңгәмәбез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев