Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фитыр сәдакасы

Рамазан гаетенә кадәр һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.

Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. 
Фитыр сәдакасын авыр тормышта яшәүчеләргә, ятимнәргә, авыруларга, күп балалы гаиләләргә, мохтаҗларга үз кулларың белән тапшырсаң, хәерлерәк булыр. Сәдаканы Ураза гаетенә өч көн кала бирә башларга була. Гает намазына кадәр тапшыру кирәк. Аннан соңга калсаң, ул гади сәдакадан китә. 
Фитыр сәдакасы алгач 
укыла торган дога: 
“Аллаһүммә тәкәббәл фитратәһү үә сиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфирзүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ”. 
Әй, Аллаһы, (бирүченең исеме, әтисенең исеме) фитыр сәдакасен үә рүзәсен кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, үә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр, аны хәерле максатларына ирештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев