Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирая Исламовадан гөмбә маринадлау рецепты

Быел гөмбә шәп булды. Җәй явымлы булгач, халык июль аеннан ук гөмбә җыеп кинәнде. Инде көзен булмас, дип уйлаган идек. Булмаган кая ул? Опятаны чиләкләп түгел, капчыклап ташыдылар. Үзенең әхлак темасына багышланган язмалары белән газета укучыларыбызга күптән таныш булган Фирая Исламова нәкъ менә опята маринадлау рецептын язып җибәрде. "Үзем яратып...

Быел гөмбә шәп булды. Җәй явымлы булгач, халык июль аеннан ук гөмбә җыеп кинәнде. Инде көзен булмас, дип уйлаган идек. Булмаган кая ул? Опятаны чиләкләп түгел, капчыклап ташыдылар. Үзенең әхлак темасына багышланган язмалары белән газета укучыларыбызга күптән таныш булган Фирая Исламова нәкъ менә опята маринадлау рецептын язып җибәрде. "Үзем яратып әзерли торган опята гөмбәсен маринадлау рецептын сезгә тәкъдим итәсем килде", - ди ул.

- Опята җыярга да, чистартырга да рәхәт булган гөмбә. Мин аны болай маринадлыйм. Чистартылган, юылган гөмбәләрне, салкын сулы кастрюльгә салып, 15-20 минут кайнатам. Кайнап чыккач та тәменчә тоз салам, өстенә чыккан күбекләрен җыям. Икенче кастрюльдә рассоль әзерлим. 1-2 кг гөмбәгә 1 л су, 4 лавр яфрагы, 4 канәфер, 4 түгәрәк борыч, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы алына. Стирельләштерелгән банкаларга суы сыгылган гөмбәләрне тутырасың да, һәр банкага 1 чәй калагы уксус саласың. Капкачлагач, банкаларны астын өскә әйләндереп куясың, шуның белән эш тә бетте. Гөмбәләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев