Мөслим-информ

Финал ярышлары үтте

Җиңүчеләр район мәдәният йорты дипломы һәм истәлек бүләкләргә ия булды.

Район мәдәният йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының 2020 елгы сезоны финалы үз тамашачысын җыйды.
Зона турларында җиңү яулаган командалар "Әшәке малайлар", "Обана", "Кәҗәкәйләр", "Дөбер-шатыр", "Метрәй кырмыскасы" бер сәхнәдә ике сәгать дәвамында тамашачыга шәп кәеф, шаян- көлке бүләк итте. Кызу ярышта беренчелекне "Кәҗәкәйләр" командасы яулары. икенче урында "Метрәй кырмыскасы", өчтә "Әшәке малайлар" һәм "Дөбер- шатыр". "Обана" егет-кызлары дүртенче урынны яулады. Җиңүчеләр район мәдәният йорты дипломы һәм истәлек бүләкләргә ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: