Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Финал уеннарында

XXXI кышкы спартакиада уеннарының финал ярышлары узды.

Командалар “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә шорт-трек һәм канат тарту буенча көч сынашты. Җанатарлар спортчыларга караганда күбрәк тә иде.
Шорт-трек – спортның олимпия төре. Соңгы ике елда тимераякта узышу спартакиада уеннары исемлегеннән төшеп калса да, пандемия булу сәбәпле быел ул кабат кертелде. Һәм, әйтергә кирәк, спортчылар бу төр ярышларны сагынып көтеп алган булып чыкты. Бәйгедә “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе белән политехника техникумының берләштерелгән командасы беренче урынны яулады. Район эчке эшләр бүлеге – икенче, район Башкарма комитеты командасы өченче урында. 
– Шорт-трекка командалар зур әзерлек белән килгән. Башка еллардан аермалы буларак, быел канат тартуда хатын-кызлар да ярышты. Алар арасында хәрәмләшеп, җиңел генә җиңәргә теләүчеләр дә булды. Тик жюри ярышларны гадел бәяләде, – ди район массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Канат тартуда да “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе һәм политехника техникумының берләштерелгән командасына тиңнәр булмады. Икенче урында – “Август” агрофирмасы белән ХПП командасы, өченчедә – мәктәпләр. Хатын-кызлар арасында канат тартуда район үзәк хастаханәсе командасы беренчелекне алды. Мәктәпләр һәм “Комета” (МЧС, юстиция, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы) командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Барлык уен нәтиҗәләре буенча оешма-предприятиеләр арасында мәктәпләр командасы XXXI кышкы спартакиада уеннарының җиңүчесе дип табылды. Икенчедә – үзәк хастаханә, өченчедә – “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе һәм политехника техникумы командасы. 
Якшәмбе көнне авыл җирлекләре командалары йомгаклау уеннарына җыелды. Шорт-трек буенча беренче урында – Иске Карамалы, икенчедә – Метрәй, өченчедә – Олы Чакмак авыл җирлекләре командалары.
Ир-атлар арасында канат тартуда беренче өчлеккә Баланлы, Әмәкәй, Вәрәшбаш авыл җирлекләре командалары керде. Хатын-кызлар арасында бу төр бәйгедә Вәрәшбаш җирлеге командасына тиң булмады. Әмәкәй һәм Рус Шуган командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште. Барлык уен нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында Түбән Табын спортчылары җиңү яулады. Икенче урында – Әмәкәй, өченчедә – Метрәй җирлеге.
Җиңүче командаларга 14 мең, 9 мең, 5 мең сумлык сертификатлар, Мактау грамоталары, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Финал уеннары җиңүчеләре 6 март көнне узачак суперфинал ярышларында көч сынашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев