Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фиктив теркәү. Нәрсә ул?

Рөхсәтсез миграцияне кисәтү һәм бетерү максатында дәүләт тарафыннан төрле чаралар файдаланыла. Шулардан җинаять җаваплылыгы һәм административ җаваплылык төп чаралар булып тора.

Административ җаваплылык ешрак кулланыла. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста дәүләт чикләрен саклау өлкәсендәге хокук бозулар һәм чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затларның Россиядә булу режимын тәэмин итүенә кагылышлы махсус бүлек бар. РФ Җинаятьләр кодексында исә бары тик дүрт махсус маддә, аның икесе 2013 елда гамәлгә кертелде.

2013нче елның 21 декабрендә РФ Җинаятьләр кодексының 322 маддәсе гамәлгә керде. Анда чит ил гражданын яисә гражданлыгы булмаган затны фиктив рәвештә яшәү урыны буенча торак бинага учетка куйган өчен җаваплылык каралган.

Фиктив рәвештә учетка кую ул – дөрес булмаган (ялган) мәгълүматлар яисә документлар нигезендә учетка кую, яисә әлеге торак биналарда яшәмәү нияте белән яки ул бинаны биреп тә тормау нияте белән учетка кую.

 

Фиктив теркәү ул – вазыйфадагы яисә җинаять субъекты булган башка затларның гамәлләрендә күрәләтә билгесе, ягъни теркәү өчен нигез булмавын белүләре билгесе булырга тиеш. Торак бинаны яшәү өчен бирмичә теркәүне сатуны башкаручылар да җинаять субъектлары булып тора.

Шулай итеп, фиктив теркәү ялган мәгълүматлар яисә документлар нигезендә генә теркәү түгел, ә торак бирмәү нияте, яшәү нияте булмау белән дә законлы теркәү.

Мондый гамәлләр өчен законда билгеле вазыйфаларны биләүне тыю белән 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыю белән яки ансыз 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X