Мөслим-информ

Әфган уты һаман өтә җанны

Метрәй авылы егете Фәргать армия сафларына унсигез яшендә алына. Төпчекләрен армия хезмәтенә озатканда әнисе Нәзирә апаның йөрәге чәнчеп куйса да, улына бернәрсә дә сиздермәскә тырыша. Юкка гына борчылмаган икән ана күңеле. Үскәндә Мөслимнән ары беркая да чыкмаган-бармаган егетне Азәрбайҗанның Степанакерт шәһәренә җибәрәләр. Учебка җиде ай дәвам итә. Әфганстанга кертү өчен махсус әзерлиләр солдатларны. БТР,КамАЗ, танк, БМП, БРДМ кебек сугыш техникаларын иярләргә өйрәтәләр.

– Өйрәнүләр вакытында безне Әфганстанга җибәрмәячәкләр дигән сүзләр дә йөрде. Ләкин соңыннан кертергә булдылар. Ишетеп белсәк тә, үз күзләребез белән күрмәгәч, башта бернинди курку хисе дә булмады. Ямьле май ае иде. Бер батальон солдат – 500гә якын кеше Кабул шәһәренә барып төштек. Самолет трабына басу белән йөзгә чыдап булмаслык кайнар һава агымы китереп бәрде. Тирә-якта ком да дала гына. Үлән дигән әйбер бөтенләй юк. Безне товар урынына йөрттеләр. Сатып алучылар килә дә, үзләренә кирәк кадәр солдатларны сайлап алып китә. Без реактив артиллерия девизионына эләктек. Барлыгы 150 кеше идек, – дип искә ала Фәргать абый. Кабулның ташкыялы далалары, бер гаепсезгә үтерелгән совет солдатларының снаряд кыйпылчыклары теткәләгән гәүдәләре әле бик озак күз алдыннан китмәячәген ул вакытта белми әле Фәргать. Фәргать Ногмановның төп вазыйфасы Урал базасындагы БМ-21 “Град” хәрби машинасына снаряд ташу була.

– “Град” – бик куәтле техника. Элеккеге “Катюша” белән тиңләсәң, дөресрәк булыр. Әфган җирендә башын салган якташлар бик күп булды. Миномет снаряды төшеп, күз алдыбызда сугышчан дустыбызны югалттык. Бергәләп казып алганчы ул үлгән иде инде. Бик кызганыч булды. Нинди мәхшәргә килеп эләккәнемне беренче тапкыр шунда аңладым, – ди Фәргать абый. Окоплар казу солдатларның көндәлек эшенә әверелә. Ярый ла бу эшне техника башкарса! Кул белән казыганда бигрәк тә авырга туры килә егетләргә. Җире каты, ташлы. Боерыкны үтәмичә булмый. Чөнки КамАЗ кадәр КамАЗларны шул окопка яшереп куярга кирәк! Саланг тавы аша йөри солдатлар. Әлеге тауның тоннеле генә дә 4 чакрымга сузылган. Аларның күз алдында тоннельдә бер танк һәм өч КамАЗны шартлаталар. Берьюлы унҗиде солдатның гомере өзелә.

– Гомумән, әфган җирендә үлем сине гел сагалап йөри. Кышлакларны үткәндә әфган халкының усал йөзләре озатып кала иде. Җирле халык совет солдатларын яратмады. Көндез алар “абый” дип торырга, ә төнлә суеп китәргә дә мөмкин иде. Пәрәнҗә астында иратмы, хатын-кызмы икәнен белеп булмый бит, шуңа күрә бер генә минутка да уяулыкны югалтмадык. Анда иң кыйммәтле әйбер су иде. Безне үтерү өчен суларны агулыйлар, су ташучы машиналарны шартлаталар иде. Саклана торган участоклардан китерелгән суны гына эчтек, – ди әфганчы ветеран. Кыя-таулар иленнән төгәл 11 айдан соң чыга аларның полкы. Ләкин тәмугтан исән-имин котылдыгыз дип, өйләренә кайтарып җибәрергә ашыкмыйлар солдатларны. Фәргать хәрби хезмәтен Үзбәкстанның Термез шәһәрендә узып бетерә. 1989нчы елның ноябрендә генә туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул. – Әфганстанда техникалар, бина-корылмалар шул килеш утырып калды. Алар белән бергә һәлак булган сугышчан дусларыбызның чынга ашмаячак якты хыяллары, күңел түрендә йөрткән яшерен серләре дә калды, – ди әфганчы. 

 – Улымның исәнимин әйләнеп кайту сөенечен нинди сүзләр белән әйтсәм дә, аз булыр төсле. Әфганстанга эләгүен килгән хатларының мөһерләреннән генә күреп белдек. Ул вакытларда бит “сугыш бара” дигән сүзне әйтергә ярамады. Фәргать та бу хакта берни дә язмады. Ләкин ана йөрәген алдап буламени?! Улым кайтып кергәнче ут эчендә яшәдек. Җиде тапкыр катлаулы хәрби операциядә катнашуын да үзе генә сөйләде. Ходай Тәгалә һәм изге догаларым саклагандыр улымны, – ди Нәзирә апа.

Хәрби хезмәттән соң Фәргать абый Калинин исемендәге колхозда шофер булып эшли. Аннары хезмәт юлын “Мөслим” агрофирмасында тракторчы-комбайнчы булып дәвам итә. “Авзалов” крестьянфермер хуҗалыгында эшләвенә дә күп еллар үткән. Фәргать абый тормыш иптәше Ләйсәния апа белән ике малай үстергәннәр, хәзер онык сөяләр.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: