Мөслим-информ

Әфган сугышы

Урта мәктәпне тәмамлаганда Зиннур үзенең тормышында зур борылышлар буласын күз алдына да китермәгәндер. Актанышта шоферлар әзерләү курсын тәмамлау белән егет армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышка озатылган Түбән Табын авылы егете кече командирлар әзерләү мәктәбендә биш ай укый һәм сержант дәрәҗәсен ала.

- Чик сакчысы булуыма сөендем. Ерак Көнчыгышның климаты кырыс булса да, әткәй-әнкәемнең хәер-фатыйхасы мине һәрвакыт саклап йөртте. 40-50 градус салкыннардан җаннар күшексә дә, барысының да вакытлыча булуын уйлап тынычлана идек. Ләкин барысы да алда булган икән әле. Безне төрле тарафларга тарата башладылар. Без Урта Азиягә эләктек, - дип искә ала ул.

1984 нче елның 11 маенда алар Әфганстанга керәләр. Зиннур абый "Кайсар" мототөркеменә БТР командиры итеп билгеләнә. Ачлык, югалтулар һәм сусызлык белән тоташкан көннәрнең азагы булмас кебек тоелган вакытларда ул, якыннарын уйлап, җанына тынычлык ала.

- Без хезмәт иткән шәһәрчек таулар арасыннан кинәт кенә калкып чыккан төсле иде. Гомумән, Әфганстанда шәһәрләр дә, авыллар да тау-таш арасына урнашкан. Тыныч тормышта алган күнекмәләр бу җирләрдә кирәк булмады диярлек. Әфган җирендә барысына да яңадан өйрәнергә, сугыш шартларына күнегергә туры килде, - дип искә ала бүген Зиннур Галиев.

- Зиннурыбызның Әфганстанда булуын белмәдек. Без борчылмасын дип әйтеп тә тормаган, балакаем. "Ярый әле безнеке анда әләкмәде", дип өйдә сөенеп ятканда Зиннур шул мәхшәрнең үзәгендә кайнаган. Армиядән әйләнеп кайтырына бер ай калганда, очраклы рәвештә генә белдек. Олы йөрәкле, ата-ана җанлы дими, тагын нәрсә дисең?! Шул вакытларда да безне уйлаган бит ул! - ди әнисе, улы белән горурланып.

Десант штурм төркемендә дә хезмәт итә Зиннур. Снайпер да, гранотометчы да, пулеметчы да булырга өйрәнгән егетебез бер көнне иптәшләре белән чолганышта кала. Шундый куркыныч астында да ул хезмәттәшләрен чолганыштан алып чыга ала. Әлеге батырлыгы өчен ул "Батырлык өчен" медаленә лаек була. Райондашыбыз Әфганстанда хезмәт иткән чорда коммунистлар партиясенә кабул ителә. Ул вакытта бу зур дәрәҗә була.

- Арабызда төрле милләт егетләре бар иде: яклаучылары да, аяк чалучылары да. Ләкин дус булдык. Алар миңа ышаналар иде. Мин дә алар алдында җаваплылык тойдым, бергәләп шактый операцияләрдә катнаштык, - ди Зиннур абый.

Әфганстаннан 1985 нче елның 19 декабрендә чыга ул. Башка бик күп әфганчылар кебек, Зиннур абый да таш-кыялар илендә күргән-кичергәннәрен ачылып китеп сөйләргә яратмый. Интернациональ бурычларын үтәгәндә гомерләре вакытсыз өзелгән сугышчан дуслары турында хатирәләрен яңарту да йөрәгендәге авыр яраларны яңарта.

- Без Зиннур белән ул армиядән кайткач кына таныштык. Аның шушындый мәхшәр оясында булуын күз алдына китерәм дә, куркыныч булып китә. Бик күпләрнең, "әфган синдром"ыннан җәфаланып, төннәрен атыш, шартлау тавышлары ишетеп, куркып уянулары турында ишеткәнем бар. Шөкер, Зиннур алай интекмәде. Холкына сеңгән хәрби төгәллеге, тәртип яратуы гаилә тормышыбызда да ачык чагыла. Балаларыбызга үрнәк әти, минем ышанычлы таянычым ул, - ди тормыш иптәше Зөлфия апа.

Зиннур абый белән Зөлфия апа өч кыз бер малай үстерәләр. Зөлфия апаның сеңлесе фаҗигале төстә вафат булганнан соң, аның улы Нияз да Галиевлар гаиләсендә сыену тапкан. "Тормышның ни дәрәҗәдә кадерле булуына таш-кыялар арасында тагын да ныграк төшенәсең",- ди олы йөрәкле гаилә башлыгы Зиннур абый.

Әфган сугышы бик күпләрнең газиз баласын, кадерле әтиләрен, сөекле тормыш иптәшләрен тартып алды. Әлеге сугыштан исән кайтып та, рухи яктан ныгый алмыйча, тере килеш "үлгән" ир-егетләр азмы? Вакытны кире әйләндереп булмаган кебек, узганнарны да кире кайтарып булмый. Ләкин әфган җирендә булган бер генә кеше дә ул елларны беркайчан да күңеленнән сызып ташлый алмас.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: