Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган сугышында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә мемориаль такта урнаштыралар

Бүген Бүләк авылында афган сугышында һәлак булган Шәйхелмәрдәнов Илмир Зиннир улы истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта ачуда локаль сугышларында катнашкан райондашларыбыз, якташыбыз Илмир Шәйхелмарданов курсташлары , туганнары, әнисе катнашты. Истәлек тактасын ачу идеясын Данил Усманов тәкъдим иткән. Такта афган сугышы ветераннары белән берлектә булдырылган. Мемориаль такта булдыру традициягә әйләнесен иде....

Бүген Бүләк авылында афган сугышында һәлак булган Шәйхелмәрдәнов Илмир Зиннир улы истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта ачуда локаль сугышларында катнашкан райондашларыбыз, якташыбыз Илмир Шәйхелмарданов курсташлары , туганнары, әнисе катнашты. Истәлек тактасын ачу идеясын Данил Усманов тәкъдим иткән. Такта афган сугышы ветераннары белән берлектә булдырылган. Мемориаль такта булдыру традициягә әйләнесен иде. Районыбызда шул исәптән республикада да афган сугышында күп кенә егетләрнең гомере өзелгән. Мемориаль такталар куеп без аларның батырлыкларын, кыюлылыкларын тагын бер тапкыр искә алабыз. Бу көнне Мөслим зиратында афган сугышында булып кайткан Алексей Усманов каберенә яңа ташта куелды. Әлеге чарада Алексей Усмановның тормыш иптәше, улы да килгән иде. Килгән кунаклар Алексей Усмановны бер минут тынычлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев