Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә

Мари Бүләр һәм Усаклы авылларында әфган сугышында һәлак булган батыр йөрәкле якташларыбыз Владимир Арсланов, Владислав Байгузин, Владимир Солтанов истәлегенә алар туып-үскән йорт диварларына мемориаль такталар куелды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Денис Әхмәдов, Мөслим, Минзәлә, Тукай, Аксубай, Яр Чаллы, Бөгелмә,...

Мари Бүләр һәм Усаклы авылларында әфган сугышында һәлак булган батыр йөрәкле якташларыбыз Владимир Арсланов, Владислав Байгузин, Владимир Солтанов истәлегенә алар туып-үскән йорт диварларына мемориаль такталар куелды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Денис Әхмәдов, Мөслим, Минзәлә, Тукай, Аксубай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт районнары һәм шәһәрләреннән әфган сугышы ветераннары, авыл халкы катнашты. Чараны Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов алып барды. Тантанада батыр якташларыбыз турында хатирәләр барланды, аларга багышлап, ветеран әфганчылар хәрби җырлар башкардылар. Ике авылда да әфганчыларның каберләре зиярәт кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X