Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Кырым язы» фестивале узды

«Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте. Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды. Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясап, Кырым белән Татарстанны фәнни, мәдәни, рухи элемтәләр бәйли, дип белдерде. Быелгы чараны уздыруны Студентлар лигасы тәкъдим иткән. Шулай...

«Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте. Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды. Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясап, Кырым белән Татарстанны фәнни, мәдәни, рухи элемтәләр бәйли, дип белдерде. Быелгы чараны уздыруны Студентлар лигасы тәкъдим иткән. Шулай ук башка яшьләр һәм партиотик оешмалар да кушылга "Казан" милли мәдәни үзәгендә Кырым рәссамнарының рәсем күргәзмәсе (В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты) һәм «Күптөрле Татарстан» (Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе) фото күргәзмәсе оештырылган иде. Тамашачылар тавыш бирүе буенча фестивальдә Казан федераль университеты студенткасы Мария Рябова җиңү яулады. Тавыш бирүдә барлыгы 2300 кеше катнашкан. Фестиваль кысаларында «Кырым яшьләре өчен Россиянең әдәби картасы» акциясе узды. Чарага килгән һәркем, акциядә катнашып, Татарстан турындагы китапларны Кырым китапханәсенә бүләк итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X