Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерлык хәрәкәте үсештә

Түбән Табын авыл җирлегенә керүче алты авылда 950 кеше гомер кичерә. Төп гомуми белем бирү һәм коррекция-интернат мәктәпләре, “Әллүки” балалар бакчасы, дүрт медпункт, ике мәдәният йорты һәм клуб, почта бүлекчәсе, өч кибет, ике мәчет эшли. Быел җирлектә 7 бала туган, 5 пар язылышкан. 3 егет армия сафларында хезмәт итә.

– Авылда терлек кимеде дисәләр дә, бездә киресенчә, халкы күпләп мал асрый. Кемдер кошчылык белән шөгыльләнә, икенче берәүләр мөгезле эре терлеккә өстенлек бирә. Авыл җанлы тормыш алып бара. Җирлектә барлыгы 805 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 350се – савым сыеры, – ди Югары Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Быел җирлектә 417 мең 392 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге средстволарга Түбән Табын һәм Тамьян авылларында чүплекләргә рекультивация ясалган, Тугаш авылында да бу эш бара. Үзара салым акчалары әле тиелмәгән диярлек. Шактый айлар җирлектә хуҗа булмау да сәбәпчедер моңа. Рөстәм Кыяметдинов вазыйфада сентябрь уртасыннан гына. Ләкин планлаштырылган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр тиздән чишелеп бетәр төсле.

– Югары Табын авылы зиратын ремонтлау өчен 190 мең сумлык төзелеш материаллары алынды. Эшләрне шушы көннәрдә башлаячакбыз. Республика программасы нигезендә Түбән Табын авылында ФАП төзелеше бара. Үзара салым акчасының 90 мең сумы пункт территориясен төзекләндерү һәм 95 мең сумы су скважинасы казу өчен тотылачак. Юлларны карап тору өчен билгеле бер сумма бүленеп куелган. Иң зур проблема – Югары Табын авылындагы сусызлык. Егерме еллап инде авылда су юк, халык аны күрше-тирә авыллардан ташырга мәҗбүр. Проблеманы хәл итү өчен авылда тиз арада су скважинасы казу таләп ителә. Озакламый авыл халкы чиста су эчәр дип ышанам. Үзара салым акчаларына Тегермәнлек һәм Тугаш авылларының көтүлек юлын ремонтлау да күздә тотыла, – ди Рөстәм Кыяметдинов.

Җирлектә фермерлык хәрәкәте алга киткән. Илсур Шиһаповның гаилә фермасында 50 баш савым сыеры, 40 баш бозау, тана һәм үгезләр исәпләнә. Җирлекнең 3 кешесенә биредә эш урыннары булдырылган. Фәнис Хафизов, Фәһим Фәрхетдинов, Айдар Шәкертҗанов, дәүләттән ярдәм алып, үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Аларның гаилә фермалары да сөт җитештерү буенча специальләшкән. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар җирлектә. Фәрит Мостафин, Айдар Шакиров, Илдар Гыйльметдинов – сарык үрчетү, Радик Мәхубрахманов, Рүзәл Хафизов кошчылык белән шөгыльләнә.

Пай җирләренең күпчелеге “Туган як” агрофирмасы файдалануында. Барлыгы 763 пай җире исәптә. Тугаш, Краснояр авылы пайчылары җирләрен фермерларга арендага биргән. Берничә кешенең пай җирен алып, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев