Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерларга үз продукциясен базарга чыгаруда тоткан чыгымнарының 50%ын кире кайтарачаклар

Бу авыл хуҗалыгы кооперативларына - шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермер берләшмәләренә генә кагыла, дип яза "Татар-информ".

Авыл хуҗалыгы кооперативларына үз продукциясен базарга чыгаруда тоткан чыгымнарының 50 процентын компенсацияләргә мөмкиннәр, диелә Хөкүмәт карары проектында. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Документ нигезендә, дәүләт төбәкләргә аграрийларның үз продукциясен базарга чыгаруда сарыф иткән чыгымнарын өлешчә компенсацияләү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирергә ниятли. Бу авыл хуҗалыгы кооперативларына - шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермер берләшмәләренә генә кагыла.

Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе вице-президенты Ольга Башмачникова сүзләренчә, бу - кече агробизнесны үстерүдә ярдәм итәчәк. «Шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларына үзләре тарафыннан җитештергән продукцияне базарга чыгаруда зур кыенлыкларга юлыга», - дип ассызыклаган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев