Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермер – авыл халкына зур терәк

Ольгино авылында Ай­дар Кәримовның терлекче­лек фермасы эшли башлады. Ферманы ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин катнашты.

Айдар Кәримов фер­мер хуҗалыгы 80 баш боза­уга исәпләнгән. Фермер, бо­зауларны, үрчетү, симертү юнәлешендә эшләргә җыена. Маллар торагын узган ел “Эш башлаучы фермер” програм­масы нигезендә 4 млн 600 мең сумлык грант хисабына сафка бастырган.

– Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда электән үк мал­лар асрый идек. Ферма ачып, терлекләрне күпләп үрчетергә хыялландым, – ди Айдар Кәримов. – Хөкүмәт програм­малары турында күп сөйлиләр, мин дә алардан файдаланып, көчемне сынап карарга булдым һәм грант оттым.

Фермер бозауларны күрше Сарман районыннан алып кайт­кан. Терлекләргә ашату өчен се­наж, печәнне үзебезнең район хуҗалыкларыннан сатып алган. Фермерның 180 гектар җире дә бар. Быел ул әлеге участок­та күпьеллык үлән үстерергә җыена. Яңа төзелгән фермер хуҗалыгында ике райондашы­быз эш урыны тапкан.

Яңа фермерлар хисабына районда маллар саны да арта. Бүген җирлегебездә 4 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә (шуларның 1672се – савым сыерлары). “Соңгы еллар­да ит җитештерү юнәлешендә эшләүчеләр саны арта башла­ды”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Бу юнәлештә беренче бу­лып эшли башлаган Мөдәррис Кәлимуллинны район Башкар­ма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин да искә алды:

– Мин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә Мөдәррис Кәлимуллин шәхси ярдәмче хуҗалыгында унлап эре тер­лек асрый иде. Мөдәррис абыйның күпләп мал асрарга теләк белдергәне истә. Бераздан улы Руслан да авылга кайтып төпләнде. Бүген Кәлимуллин фермер хуҗалыгының 100 эре терлеге, савым залы булган зур фермасы эшли. Мөдәрис һәм Руслан Кәлимуллиннарны белмәгән кеше юк!

Фермерлар арту хисабы­на ит җитештерү планы да 26 процентка арттырып үтәлгән. Дөрес, ит җитештерүнең күп өлеше кошчы фермерлар­га туры килә. Тик эре тер­лек ите җитештерү планы да 2 процентка булса да артты­рып үтәлгән. Сүз уңаеннан, сөт җитештерү дә начар түгел – 1 сыерга 22,3 килограмм сөт туры килә. Бу юнәлештә Мөслим рай­оны республикада – җиденче урында.

– Үз эшен булдыручылар, фермерлык хәрәкәтенә кушы­лучылар саны арту сөенечле. Фермер – авылның терәге ул! Авыл территориясендә яңа эш урыннары барлыкка килә. Авыл­да фермерлар бар икән, җирлек территориясе кардан чистар­тыла, авылга юл бар, дигән сүз. Авылдашларына азык әзерләүдә, тиресен таратуда да шушы фер­мерлар булыша, – ди район Баш­карма комитеты җитәкчесе Аль­берт Хуҗин. – Фермерлар – авыл­да калучыларга үрнәк. “Ул бул­дыра алгач, мин дә эшли алам”, дип, фермерлар үрнәгенә баш­калар да иярә.

Эш башлаучы фермер­ларга дәүләт тә ярдәм кулын суза. Хөкүмәт программала­ры, грантлар тәкъдим ителә. “Бүгенге көндә “Гаилә ферма­сы” программасыннан тыш, “Агростартап”, “Агропрогресс” дигәннәре дә бар. Соңгысы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә һәм шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләргә адресланган”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Район тарафыннан да эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелә.

Римма Афзалова.

Айрат Фазылов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X