Мөслим-информ

Файдасын белеп үбешегез!

6 июль - Халыкара үбешү көне! Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.

Үбешүнең кеше организмы өчен файдалы булуын күпләр ишетеп белә. Бәйрәм көнендә махсус Балтаси.ру сайты язылучылары өчен үбешү турында 15 кызыклы факт китерәсе килә.

1. Үбешү биттәге 29 мускулны хәрәкәткә китерә, бу исә җыерчыклардан менә дигән профилактика булып тора.

2. Үбешкәндә гашыйклар бер-берсенә файдалы микроэлементлар (май, аксым, тоз) күчерә, нәтиҗәдә иммунитет ныгый.

3. 66% кешеләр күзләрен йомып үбешүне рәхәт дип белдерә, калган 34% әлеге процессны күзәтүдән ләззәт ала.

4. Америка статистикасына ышансаң, кияүгә чыкканчы хатын-кызлар 80ләп ир-егет белән үбешергә өлгерә.

5. Романтик үбешү 2-3, француз үбешүе 5-10 калорияне «яндыра».

6.Бер минут туктаусыз үбешүдән 29 калория юк ителә.

7.Иренннәрнең сизгерлеге бармакларныкына караганда 200 тапкыр зуррак.

8. Эшкә киткәндә хатыннарын үбеп китүче ир-атлар 5 елга артыграк яши.

8. 90 секундка сузылган дәртле үбешү йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә һәм гормоннар эшчәнлеген активлаштыра. Ә бу исә кеше гомерен 1 минутка кыскарта.

10. 2002 нче елның 28 гыйнварында америкалы Луиза Альмодавар һәм Рич Лэнгли 30 сәгать 59 минут 27 секунд үбешеп рекорд куя.

11. Үз ватанында француз үбешүен "җаннар кушылу" дип атыйлар, чөнки анда иреннәр генә түгел, телләр дә катнаша.

12. Үбешкәндә кеше организмында морфийдан 200 мәртәбә көчлерәк матдә бүленеп чыга, нәтиҗәдә кешенең кәефе күтәрелә һәм ул эйфория кичерә.

13. Япония, Кытай, Тайваньда кеше алдында үбешү гадәте юк. Японнарның үбешүе безнең өчен көлкеле тоелыр иде: алар бер-берсеннән 70 см ераклыкта басып, алга таба бераз иелә төшеп, иреннәрен тидерәләр һәм шулай итеп 1 минуттан артык торалар.

14. Кешеләрнең 50 %ы 14 яшькә җиткәнче беренче тапкыр үбешеп карый.

15. Уртача кеше үз гомерендә үбешүгә 20160 минут исраф итә.

Бәйрәм белән дуслар! Файдасын һәм тәмен белеп үбешегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: