Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр

Дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүртә. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.

Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыга. Ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.
Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз – ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак. Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.
Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.
Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
Яшь бәрәңгене, яхшырак чи-старсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.
Ит шулпасына тозны – пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар.
Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.
Итне пешергәндә артык тоз-ласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.
Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев