Мөслим-информ

Файдалы киңәш

Июль ахырыннан башлап, августның уннары­на кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Су­ган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый.

Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егыл­маган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырлар­га туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле суганның өлгерүе тизләнә. Кайбер бакча­чылар суганның төбен дә ача. Суганны казып алган­чы ике атна буе су сипмәскә һәм төбен йомшартыр­га кирәк. Халыкта хәтта “Ике тапкыр чылатканчы, бер тапкыр йомшарту яхшы” дигән сүз дә бар. Суган­ны көннәр коры торганда йолкыйлар. Йолкыганнан соң аны биш-алты көн түтәлендә калдырсаң яхшы. Кояш нурлары сугандагы гөмбә авыруларын юк итә, кояшта кипкән суган кыш көне яхшы саклана. Кы­ягын да ашыгып кисәргә ярамый. Суган “муены” тәмам ябылганнан соң гына кыякны – 6 см, тамы­рын 1-2 см чамасы калдырып, кисәләр. Бушап кал­ган түтәлләргә гәрчич, фацелия, арыш кебек сиде­ратлар чәчеп куярга була. Көз көне аларны чабып, җиргә күмдерәләр.

Бакча җиләген күчереп утыртуга әзерләү

Үсемлекләрне әле августта гына күчереп утыр­талар. Ә җирен хәзердән үк әзерләп куйсаң яхшы. Чүп үләннәре азрак үсә, кояш нуры күбрәк карый торган тигез җирне казып, үлән тамырларыннан җентекләп арындыралар. Тырма белән тигезләп, август аена кадәр җирне чабылган печән белән күмәләр. Дымы очып бетмәсен өчен шулай эшлиләр. Кайберәүләр агроспан (лутрасил) белән дә каплый. Җирне казып кую белән генә эш бетми, уҗымны да әзерли башларга кирәк булачак. Җиләкләрне җыеп бетергәч, үсемлекләр, “мыек җибәреп”, “бәби” үсентеләр үстерергә керешә. Җиләккә иң якын тор­ган үсентенең төбенә балчык өеп, тамырландыра то­рырга киңәш ителә. Калган үсентеләр өзеп алына. Әгәр утыртасы урын күп булып, үсентеләр җитмәс дисәгез, тагын берәрне калдырырга мөмкин.

Чәчәкләр

Июль аенда лалә, нәркис, сөмбел (гиацинт) ке­бек суганчалы гөлләрне казып алып, суганчаларын киптерергә кирәк. Лаләләрне – ел саен, нәркисләрне 3-4 елга бер казып алалар. Күчерергә кирәк булса, ирисләрне дә шул вакытта күчерсәң яхшы.

Борчак

Борчак утырткан булсагыз, аны да кышка хәзерләп куярга була. Ярты литрлы банкага 300 г чистартылган яшел борчак алына. Маринад өчен 1 литр суга берәр чәй кашыгы тоз белән шикәр алы­на. Кузагыннан араланган борчакны кәстрүлгә са­лып, маринад коярга һәм кайнатырга куярга. Кай­нап чыккач, утны мөмкин кадәр кысып, 20 минут пешерергә. Борчакны сөзеп, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Маринадны ике кат марля аша сөзеп, тагын бер кайнатып чыгарганнан соң, борчак өстенә агызырга. Банкаларның капкачын бормый гына 20 минут су “мунча”сында тотарга. Аннары капкачын борып, салкынча урынга куяр­га кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: