Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр

Термостан чит ис килсә, аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып яхшылап селкергә, аннары кайнар су белән чайкарга кирәк.

Ачылган томат пастасын күгәрүдән саклау өчен банка капкачына әз генә коры горчица сөртергә яки паста өстенә вак тоз белән май салырга була.
Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга салып “терелтергә” була.
Гадәттә кухня өстәленең дым тарткан тартмалары авыр шуа. Аларның як-якларын шәм белән ышку файда бирә.
Бәрәңге пешергәндә кабыгы ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз, ул йомшап китәчәк.
Балыкны бер-ике көн дәвамында суыткычка куймыйча да сакларга була. Моның өчен чистартылган балыкның эчен-тышын эре тоз белән ышкып, шикәрле аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куярга кирәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев