Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр

Парлы ванна битне чистарта, йомшарта һәм сафландыра.

          БЕР СТАКАН МИНЕРАЛЬ СУ ҺӘР “ЯБАЛАК”НЫ ЙОКЫДАН УЯТАЧАК

Күпләр иртән йокыдан тизрәк уяну өчен кайнар кофе эчәргә яраталар. Медиклар фикеренчә, гап-гади бер стакан минераль су йокыдан уяну өчен шәп чара санала. Өстәвенә, минералкадагы кальций, магний, натрий, калий организмда матдәләр алмашынуын һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

ЙОГУРТ ОРГАНИЗМНЫ ЧЫНЫКТЫРА

Моннан 15 ел элек безнең илдә әле берәүнең дә йогурт турында ишеткәне булмагандыр, мөгаен. Ә бүген исә миллионлаган кеше көн саен йогурт белән сыйлана. Бактың исә, 100 г йогуртта, сөткә караганда, кальций бер ярым тапкырга артыграк икән.

Галимнәр әйтүенчә, йогурттагы кальций организмны гипертоник авырулардан һәм остеопороздан саклый. Салкын тиюдән профилактик чара буларак та кулланыла. Йогуртны даими куллану кандагы холестеринны киметә, дисбактериоз авыруыннан саклый, ашказаны авыртуын баса.

ҖЫЕРЧЫКЛЫ ЙӨЗ

Парлы ванна битне чистарта, йомшарта һәм сафландыра. Процедура өчен күп вакыт таләп ителми, аның каравы, бит тигезләнеп, шомарып калачак. Әлеге процедураны ике атнага бер тапкыр гына ясарга кирәк. Еш кулланганда бит артык кипшенергә, каушакланырга мөмкин. Ә майлы бит өчен ешрак кулланырга да була.

Иң элек бер литр су кайнатыгыз. Шуңа ярты лимон согы һәм кабыгы, бер аш кашыгы лаванда (ала миләүшә), базилик яисә бөтнек салыгыз. Аннары, башка тастымал бөркәнеп, битне шул парлы ванна өстендә унбиш-егерме минут тотыгыз. Ахырдан битне, бик салкын су белән юып, сафландыручы лосьон

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев