Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИР ЯЗМЫШЫ

Хәтерләүчеләр булса, 1995 нче елның 9 мае иртәсендә “Сад бакча”сы өстеннән очкан торналар, бакча уртасындагы зур мәйданны тутырып бәйрәм карап утырган сугыш ветераннарының баш өстендә, һавада моңлы кычкырып, түгәрәк ясап, әкрен генә әйләнеп очып йөргәннәр иде. Шул чакта мин ветераннарның елаганнарын күрдем.

Минем Нигъмәлгата абзыема ул чакта 73 яшь иде. “Без бу көннәрне күрербез, дип уйламаган идек. Без исән кайтырбыз, дип тә уйламаган идек. Яңадан Җиңү бәйрәмнәрен күрә алмам инде”, – дигән иде ул. Халхин-Гол сугышларын, Севастополь оборонасын үткән минем әткәй 1951 елның көзендә 39 яшендә вафат булган иде. Гомере булгач, Нигъмәлгата абзам тагын бик күп Җиңү бәйрәмнәрен, бик күп хөрмәтләр күреп яшәп, 92 яшендә вафат булды. Сугыш ветераннары дөньядан киткән саен, ничектер дөньяны сагыш баса бара сыман. Акыллы һәм сабыр иделәр алар. Бик авыр чаклар булды. Сугышларны, әсирлекләрне узган Гата абзыем да, Ленинград блокадасын кичергән әнкәм дә зарланмадылар. Әнкәй кайчак: “И-и, минем күргәннәр…” дип кенә уфтанып куйгалый иде.

Узган сугыш Гитлер Германиясенең генә түгел, берләшкән Европаныңә-зерге Евросоюз) 1930 елларда ук Рим папасы үзенең фатихасын биргән яулап алу сугышы була. Бөтен халкы 200 миллионга да тулмаган СССРга 350 миллион халкы һәм хәрби-промышленность куәте белән Европаның 20 дән артык иле ябырыла. 1945 елның апрелендә Берлин өчен барган сугышларда гына да француз СС чылары бер юнәлештә безнең 60 тан артык танкны, икенче юнәлештә ике француз СС танк часте 90 танкны юк итә. Узган сугыш турында без бик аз нәрсә беләбез.

1941 елның җәендәге каты сугышларда безнең ир-егетләр чапкан үлән кебек кырылганнар, дошманга әсирлеккә күпләп эләккәннәр. Моны, кайберәүәр сөйләгәнчә, СССРның сугышка әзерлексез керүе, югары җитәкчелекнең булдыксызлыгы һәм башка ялганнар белән аңлатырга тырышырга да ярамый. Болай дип, бары дошман яисә надан кешеләр генә сөйли ала, дип саныйм мин. Дөрес, югары командирларның хыянәт итү очраклары булган, һәм алар авыр нәтиҗәләргә дә китергән. Илдә иҗтимагый строй үзгәрү белән, хәрби трибунал карарлары белән атылган бу сатлык генералларны 1990 елларда, “шәхес культы корбаннары”, дип, акладылар. Законсыз акланган хыянәтче генераллар арасында безнең Мөслим егетләрен саткан командирлар да булуы ихтимал бит.

Ачыктан-ачык дошманнарны да аклаулар булды. Бер мисал. Фашист генералы фон Панвиц 1945 нче елның 9 маенда инглизләргә әсирлеккә бирелә. СССР соравы буенча Англия бу фашистны Советларга тапшыра, һәм ул СССР территориясендәге ерткычлыклары өчен асып үтерелә. ГФР (ФРГ) да яшәүче оныгының үтенече буенча бу җәлладны, хәрби җинаятьләре буенча тулысынча гаепсез, дип, 1996 нчы елның 22 апрелендә реабилитациялиләр. Биш елдан соң гына, матбугаттагы каршы чыгышлар буенча кабат тикшерелеп, фашистны аклау турындагы законсыз карар юкка чыгарыла.

...1941 елның язында безнең районнан алынган егетләр хәрби хезмәтне үтәргә Киев особый хәрби округына җибәрелгәннәр. Апрель азагында Тегер-мәнлек авылыннан алынган Нигъмәлгата абзам хезмәт иткән часть сугышны хәрби өйрәнүләрдә каршылый. Солдатлар һәм командирлар кара күч булып очып килгән самолетларны өйрәнүләрдә катнашучы үзебезнең самолетлар, дип уйлыйлар. Өсләренә бомбалар ява, пулеметлар ата башлагач, сугыш башланганын аңлыйлар. Нигъмәлгата абзыем, Киев тирәсендәге каты сугышларда яраланып, әсирлеккә эләгә. Абыем Армия хезмәтенә Метрәй авылыннан үзе белән бергә чакырылып, әсирлеккә эләккән бер егеткә “Ул гына исән алып калды мине”, – дип, рәхмәт укый иде. Исемен дә әйткән иде, хәтерләмим хәзер. Бу егет яралардан хәлсезләнгән Гата абыйны (без аның исемен кыскартып, шулай дип йөрттек), егылып калып, фашистлар атмасын өчен, терәк булып, юлда алып барган, лагерьларга эләгеп, үзе баланда бүләргә куелгач та, абыйга бер кисәк булса да чөгендерне артыграк сала торган булган. Үзе кайта алмаган, әсирлектә үлеп калган. Берчак Гата абый бер егет белән чәнечкеле тимерчыбык койма янында киемнәреннән бет үтереп утырганнар. Шунда абзам, койма артында үсеп чыккан үләнне күреп, өзеп кабарга, дип үрелә. Вышкада торган фашист сакчысы нидер кычкыра да атып җибәрә. Пуля абзыема

түгел, янәшәсендәге егеткә тиеп, ул үлә. Гата абзыемның сөйләвенчә, әсирлектәге иң авыр нәрсә – ул яшәү белән үлем арасында тартышу. Ач әсирләрне бик күп әйберләр белән кызыктырып, илен сатарга, легионер булырга өндиләр. Абый ике елдан артыкка сузылган әсирлектә төрле лагерьларда була, тик берсендә дә илен саткан татар булмый. Аның соңгы булган урыны – хәзер Франция территориясенә керүче Страсбург шәһәре янындагы хәрби әсирләрнең бик зур халыкара лагере була. Лагерьны 1944 нче елның 4 февралендә Американың танк гаскәрләре азат итә. Алдагы көннең кичендә Каршылык хәрәкәтендә катнашкан әсирләр совет блогындагы үз кешеләрен, бу төндә йокламаска, дип, кисәтеп куялар. Таң алдыннан совет әсирләре блогы баш күтәрә. Бик каты орыш-сугыш башлана, кем ни эләктерә ала, шуның белән сугыша, утлы корал да барлыкка килә. Бервакытны танклар гөрелтесе ишетелә башлый. Әсирләр, “Беттек, изәләр икән”, дип уйлыйлар. Ул арада лагерьга Америка танклары бәреп керә. Шулай ирек килә. 2014 елның февралендә Страсбургта әлеге лагерьны азат итүгә 70 еллыкны бик зурлап бәйрәм иткәннәр иде, тик Россиядән кунаклар чакырмадылар. Анда төп бәйрәм итүчеләр Англия белән Америка булды. Калган кунаклар, СССРга яу белән килеп, совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгән илләрдән иделәр. Гарьлек булгандыр.

Әсирлектән азат ителгән хәрбиләрне, Солженицын ялганлаганча, эшелоннарга төяп, ГУЛАГка атмаганнар. Аларны, махсус тикшерүләрне үткәргәннән соң, корал биреп, совет гаскәрләре сафларына бастырганнар. 1944 елның февралендә әсирлектән азат ителгәч, Гата абый һәм аның иптәшләре башта фашистларга каршы сугышларда катнашалар. Сугыш беткәч, Гата абыйны комендант хезмәтенә күчерәләр. Бу хезмәт немец шәһәрләрен, хәзергечә әйтсәк, фашистлардан “зачистка” да алып барган. Җор телле, җитез, армия хезмәтендә рус телен, әсирлектә – немец телен яхшы гына үзләштергән Гата абыйны комендатурага ординарец (вестовой, йомышчы) итеп алалар. Германиядә хәрби хезмәтләрен тәмамлап, “сатлык” тамгасы тагып түгел, җиңүче солдатлар булып, Гата абый һәм аның дуслары 1946 елда илгә кайталар. Туган авылларыннан башка җир күрмәгән яшь егетләр, бастырып дөнья көтәсе ирләр гомерләренең иң матур үтәргә тиешле чорын сугышларда, әсирлекләрдә үткәргәннәр. Туган илне сагыну ачысын, туган җирнең кадерен алардан да ныграк кем белер?

Туган якларга кайткач инде элекке әсирләргә халык арасында төрле карашлар була. Гата абзыем Тугаш авылыннан әсирлектә булган бер кешене, “Авылда, “сатлык”, дип мәсхәрәләүчеләр бар икән”, дип кызганып сөйли иде. Әсирләрнең хәлен кем генә белгәндер, аңлагандыр… Әнкәй: “Кеше хәлен кеше белми, үз башына килмәсә”, – дия иде. Хак шул. Минем әтинең дусты, мең үлемнән исән калып, бәхетле ир һәм әти, хөрмәтле укытучы булып яшәгән Ярулла абый да яраткан хезмәтенең тантаналы минутларын кичергәндә, көтмәгәндә, шундый мәсхәрәгә юлыгып, үзенә үзе кул сала. “Кыңгыраулы мәктәп еллары” китабында астына “Фронтта һәлак булган химия укытучысы Ярулла Беляевич Шәймәрданов” дип язылган фоторәсем бирелгән. Ярулла абый фронтта һәлак булмады. Әти үләсе елның җәе минем исемдә калган, Ярулла абый безгә килә иде. Әти, Ярулла абый, әнинең энесе Нигъмәлгата абый сөйләшеп утыралар яисә умарталар тирәсендә кайнашалар. Ярулла абыйның үлеме вакыйгасын аның туганнары болай дип сөйләгәннәр иде. Ярулла абый әсирлектә булган. 1961 ел булдымы икән, Мөслим урта мәктәбендә мәгариф министрлыгының тикшерүе уза. Шуның нәтиҗәләре буенча уздырылган җыелышта комиссия членнары Ярулла абыйның химия дәресләренә бик югары бәя биреп, мактыйлар. Шунда бер укытучы хатын, кычкырып: “Кемне мактыйлар бит, фашист подстилкасын”, – ди. Ярулла абый, җыелыштан чыгып китеп, мәктәп амбарында асылына. Җыелышта әйтелгән сүзләрне Ярулла абыйның хатыны Сафия апага шулай дип җиткерәләр. Әлеге укытучы ханым исән әле, тик бик карт инде. Әтисенең әсирлектән алып кайткан көндәлеген Мөслим музеена кызы Элеонора апа әнисе вафатыннан соң тапшырган иде. Ярулла абыйның балалары, туганнары, хезмәттәшләре, аны яраткан укучылары исән, кызыксынган кешегә фаҗигале язмышлы бу кеше турында олы бер китап язарлык. Ә монда – рәсем астында бер юл, анысы да

дөреслеккә туры килми.

Безнең районнан әсирлеккә эләккән кеше байтак булган, күпләр әсирлектә һәлак булып калганнар. Без аларның исемнәрен дә белмибез. Элек кызыксынмадык, хәзер инде соңардык…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев