Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр. Йөткергәннән йомыркалы микстура

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын!

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын! Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә теләсәгез, шушы катнашмадан файдаланыгыз. 
Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта, йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып, әйбәтләп болгатыгыз. Ике катнашманы бергә кушкач, бик үк тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә. Тик файдасы буенча тиңнәр булмас. 
Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахея авыруларын дәвалаган. Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев