Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр. Бакчаң матурмы?

Бакчаны зоналарга бүлгәндә чәчәклекләрне яшелчә түтәлләреннән аеру өчен "яшел коймалар" үстерергә мөмкин.

Үрмә гөлләр – клематис, виноград аеруча матур күренәчәк. Үрмәләтү өчен җиргә берничә тимер колга утырту да җитә. Шулай ук биек булып үсә торган декоратив көнбагыш та тере дивар хасил итә. 
Тышкы ягы бик үк матур булмаган сарай диварларына да үрмәләтергә ярый. Үрмә гөлләрдән ясалган арка-капкалар да бакчага ямь өсти. 
*** 
Роликларда йөрүчеләрнең тезләрен саклар өчен наколенниклар киюен күргәнегез бардыр. Шундыйларны бакчада кию арудан, буыннар сызлавыннан саклый. 
*** 
Чәчәк араларын гел йомшартып торырга, чүпләрен утарга кирәк. Кайбер очракта бу бәладән келәм хасил итеп үсүче үсемлекләр коткара ала. Еш кына аларны Альп таучыклары ясаганда кулланалар. Кайбер төрләрен агач, куак төпләренә утыртырга мөмкин. 
*** 
Кайбер бүлмә гөлләрен җәй көне ачык һавага чыгару файдалы. Мәсәлән, яраннарны. Алар җәй буе чәчәк атачак, яфраклары да яшәреп китәчәк. Көз көне шул ук чүлмәге белән кертеп куярга яки яңа савытка утыртырга мөмкин. 
*** 
Су савытына, чиләк-көрәк ише эш коралларына төсле буяулар белән чәчәкләр ясап куйсаң, күз төшкән саен, кәефне күтәрәчәк. Эскәмия, таган шикелле ял итү урыныннар әкият геройларын төшерергә мөмкин.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев