Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатирыңны арендага бирсәң

Фатирны торакны арендага бирсәң, моны легаль ны эшләргә кирәк, ягъни үзмәшгуль булып. “Мой налог” кушымтасы ярдәмендә һөнәри керемгә салым түләүче булып теркәлергә кирәк.

Бу очракта салым ставкасы түбән – торак бинаны физик затка арендага биргән очракта салым ставкасы – 4 процент, юридик затка биргән очракта – 6 процент. Теркәлүне, салым органына бармыйча, онлайн башкарып була. Салым мобиль кушымтада күренгән сезнең керемнәр турындагы мәгълүмат нигезендә салым органы тарафыннан исәпләнә. Барлык исәпләүләр һәм салымны түләү “бер клик” белән – мобиль кушымта аша эшләнә. Салым декларациясе рәвешендә хисап бирелми. 10 мең сум күләмендә салым вычеты алырга була. Кредит алу өчен банкка мөрәҗәгать иткәндә өстәмә керемне раслау мөмкинлеге бар.

ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе.

Фото - Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев